Шәриф Камал (чын исеме Шәриф Камалетдин улы Байгильдеев) - татар әдәбияты классигы, язучы, драматург һәм журналист 1884 елның 27 февралендә Рузаевка районы Татар Пешләсендә туа. Татар әдәбиятында новелла жанрына нигез салучыларның берсе. Совет чоры иҗаты белән социалистик реализм юнәлешенә зур өлеш керткән. ТАССР Атказанган сәнгать эшлеклесе, Ленин ордены иясе (1940 ел).
1950 елны Шәриф Камалның Островский урамындагы квартирасында рәсми рәвештә әдипнең фатир-музее ачыла. 1959 елдан Шәриф Камал яшәгән йорт республика күләмендәге мәдәни мирас объекты булып санала. 1961 елдан язучының каберлеге дә республика күләмендәге мәдәни мирас объекты буларак саклауга куелган.

1953 елдан Казанның элеккеге Иске Вахитов урамы Шәриф Камал исемен йөртә. Шулай ук язучының исеме Яшел Үзән шәһәрендәгеурамга бирелгән. 2020 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Милли музее һәм Татар китабы йорты Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырган. Болар барысы да Татарстанда.
Мордовиядә Шәриф Камалның Рузаевка районы Татар Пешлә авылындагы туган йорты урынында мемориаль такта урнаштырылган. Юбилей көнендә чәчәкләр бәйләме салынды. Шул урам аның исемен йөртә. Туган авылында аның исемен йөрткән Татар Пешлә мәктәп музеенда якташ язучыбызга багышланган экспозиция яңартылган. Әйтеп китәргә кирәк, үткән елда мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Мордовия мәктәпләрендә якташ язучыларыбызга атап стендлар эшли. Татар Пешлә урта мәктәбендә ел саен язучының туган көнен билгеләп үтәләр (Мордовия мәктәпләрендә дә), юбилей даталарда регионара чаралар үтә.
Менә якташ язучыбыз, татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның туган көнендә, 27 февральдә, Татар Пешлә мәктәбенә тагы кунаклар җыелды. Алар арасында Шәриф Камалның олы абыйсы Гыймадинең оныкчыгы - Нафис Анвар улыБайгильдеев, «Наследие Булгар» Казан продюсерлар компаниясе директоры; Рузаевка районы хезмәткәрләре; Татар Пешлә авылы җитәкчесе Ринат Дявлюк улы Шабаев (чыгышы эчтәлекле булды); авыл Советы депутатлары; Сарансктагы Рухи-мәдәни үзәге вәкилләре;  Кочкурово районы Татар Умысы авылы имамы Рафаэль-хазрат Манюров;  А.С.Пушкин исемендәгеМордовия китапханә хезмәткәрләре, дин әхелләре һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаштылар.
Юбилей кичә бик матур һәм эчтәлекле оештырылган иде. Язучының сәхнәләштерелгән биографиясе профессиональ дәрәҗәдә куелды, Шәриф Камал турында истәлекләр белән уртаклаштылар, Наталья Нарваткина башкаруында скрипка уйнады, “Татар Пешлә авылы” һәм “Кайтам туган авылыма” җырларын Зульфия Гундина ихластан башкарды, «Матур кызлар», «Сандугачлар» ансамбльләре татар җырларын яңгыраттылар, «Алма С» бию коллективы матур биеде, Татар Пешлә мәктәбе укучылары сәнгатьле иттереп шигырьләр, язучы әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Мәктәп музеенда да туган Татар Пешлә авылы, халкы, аерым алганда Шәриф Камал турында эчтәлекле экскурсия үтте.
Истәлекле юбилей көнне Шәриф Камал мирасын саклауда хезмәттәшлек өчен Рузаевка главасы Рәхмәте Нафис Анвар улы Байгельдеевка тапшырылды.
Бу бәйрәмне Татар Пешлә мәктәбе директоры Флора Ахметҗан кызы Шамонова оештырды.

Наилә НАСЫРОВА