5-8 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үтте. Олимпиадада Россиянең 22 төбәгеннән 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашты, шул исәптән Мордовиябезнең дүрт укучысы; алар – призерлар. Чара Россия Федерациясе төбәклә-ренең мәгариф идарәсе органнары белән төзелгән белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең дәрәҗәсен һәм укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла.
Олимпиаданың ябылыш тантанасы 2024 нче елның 7 нче февралендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Зур максатлар белән чираттагы сынау киңлегенә чыккан укучыларыбыз быел Саранск башкалабызда узган республика олимпиадасы җиңүчеләре иде. Алар остазларының ышанычын акладылар, белем тирәнлеге белән сөендерделәр. Газиз ана телен яхшы белүче кызлар беренче көнне татар теле һәм әдәбиятыннан тирән белем байлыгын танытса, олимпиаданың икенче көнендә “Гаилә елы”на багышланган иҗади бәйгедә сәнгатьле сөйләм осталыгын күрсәттеләр. Шул арада укытучылар өчен дә төрле очрашулар үтте. Олимпиада кысаларында катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышуны үз эченә алган мәдәни-экскурсион программа, Г.Камал һәм К.Тинчурин театр-ларында спектакльләр карау каралган иде. Укучыларыбыз башка регион яшьтәшләре белән дуслаштылар, татар телендә аралаштылар. Без бу чарада катнашуыбызга бик шат, татар телебез һәм әдәбиятыбыз төбәкара олимпиадасында катнашуыбыз белән бәхетле мизгелләр кичердек.
Мордовиядән Кильдеева Зәйнәб Хөсәен кызы җитәкчелегендә татар теле буенча Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Салькаева Сафина (укытучысы – Альфия Фатих кызы Муртазина), шул ук районның Пензятка урта мәктәбе 10 сыйныф укучысы Бикмурзина Зухра (укытучысы – Равза Мукаддяс кызы Юмаева) белем ярышында катнаштылар. Татар әдәбияты олимпиадасында Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе 9 сыйныф укучысы Кильдеева Дарина (укытучысы - Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева) белән Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мусалеева Юлия (укытучысы – Фазия Фәрит кызы Боярова) белемнәре буенча ярыштылар. Алар барысы да төбәкара татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада призерлары. Призерлар әзерләгән укытучылар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Грамоталары белән бүләкләнделәр.
Укучыларыбызны олы уңышлары белән ихластан котлыйм! Аларның Казанда да сынатмый, югары нә-тиҗәләргә ирешүе остазларының, укучыларының һәм аларның гаилә-ләренең күпъеллык хезмәтен, тырышлыгын раслый. Бу зур куанычлы вакыйга! Үз чиратында укучыларыбыз туган телләре белән горурланып яшәрләр, бервакытта да онытмыячакларлар, балаларына да өйрәтәчәкләр дип уйлыйм. Бу чарадан алган эмоцияләрен гомерләре буенча сагынып сөйләрләр. Олы рәхмәтемне ягымлы, итагатьле балалар тәрбияләгән әти-әниләренә, ныклы белем һәм телебезне яратырга өйрәткән укытучыларына, Төбәкара олимпиадасын оештыручыларга белдерәсем килә. Нәкъ Гаилә елында мәктәпнең һәм гаиләнең бердәмлеге бик тә мөһим.
Олимпиада программасы белән каралган чаралардан тыш, укучыларыбыз Казан кирмәне, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасын китаптан гына түгел, ә үз күзләре белән күрделәр; Муса Җәлил һәйкәле янында булдык, Бауман урамы буйлап сәяхәт кылдык. Болар барысы да күңелләрендә озакка сакланып калыр.
Кадерле яшь дуслар, сезнең максатчанлык, уңышлар бөтен республикабыз мәктәпләрендә белем алучы яшьтәшләрегезгә, укучы малай-кызларга үрнәк булсын. Сезнең сафларга кушылучылар күп булсын!

Зәйнәб КИЛЬДЕЕВА