Мордовия Республикасы Матбугат үзәгендә Яңа ел бәйрәмнәре чоры, һичшиксез, оператив хезмәтләр өчен әзерлекнең югары вакыты, әмма бу көннәрдәге куркынычлар шул ук: куркыныч метеорологик күренешләр, юл-транспорт һәлакәтләре, коммуналь аварияләр һәм, әлбәттә, янгыннар. Мәтбугат вәкилләре белән Яңа ел бәйрәмнәре һәм мәктәп каникуллары вакытында янгын куркынычсызлыгын профилактикалау темасына чарада катнашучылар сөйләде. Катнашучылар:
Сергей Викторович Репин, Мордовия Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарә җитәкчесе (начальник Главного управления МЧС России по Республике Мордовия);
Александр Александрович Болталин, Баш идарә җитәкчесе урынбасары, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе җитәкчесе (Заместитель начальника Главного управления - начальник управления надзорной деятельности и профилактической работы);
Андрей Геннадьевич Наумов, Мордовия Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе (Председатель Государственного комитета по делам гражданской обороны и чрезвычайным ситуациям Республики Мордовия);
Александр Юрьевич Афтайкин, РМ буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарә бүлеге җитәкчесе урынбасары (заместитель начальника отдела  организации охраны общественного порядка Управления МВД по РМ);
Алексей Васильевич Матюшин, Саранск шәһәре хуҗалыгы мәсьәләләре идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары (первый заместитель начальника управления по вопросам городского хозяйства г.о. Саранск);
Татьяна Юрьевна Салищева, Саранск шәһәре хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе (начальник управления культуры администрации г.о. Саранск).
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Сергей Репин янгыннар белән бәйле актуаль хәл турында сөйләде, салкыннар башлану белән электр җиһазлары төзек булмау яки мич белән җылыту сәбәпле янгын чыгу куркынычы шактый арта. Ә Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннар һәм кешеләрнең үлеме саны, кагыйдә буларак, арта. Шуңа бәйле рәвештә, баш идарә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар комплексын көчәйтте.
Баш идарә начальнигы урынбасары күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе начальнигы Александр Болталин Яңа елны бәйрәм итү белән бәйле мөһим проблемага - пиротехника продукциясен кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга кагылды. Ул катнашучыларга пиротехника куллануга таләпләрне искә төшерде һәм барысын да Яңа ел белән котлады.
“Иминлек безнең һәрберебездән башлана”, - дип билгеләп үтте Мордовия Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Андрей Наумов. Чөнки статистика буенча күпчелек очракта янгын сәбәпләре – “кеше факторы”. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Андрей Геннадьевич гражданнарга янгын вакытында куркынычларны киметүнең төп мобиль чараларын санга сугарга, янгын сүндерүче (огнетушитель) сатып алырга һәм йортларга янгын хәбәрчеләре урнаштырырга киңәш итә.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре булачак массакүләм чараларны үткәргәндә җәмәгать тәртибен саклау оештырылуы турында хәбәр итте.
Ә шәһәр хуҗалыгы департаменты вәкилләре Яңа ел программасы планын һәм бәйрәм мәйданчыклары исемлеген игълан итте.

Наилә НАСЫРОВА