Мордовия дәүләт җыелышы депутатлары гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эш алып баралар.
Ләмберә районында гражданнарны кабул итүне республика Дәүләт Җыелышы депутаты Надия Харис кызы Заликова үткәрде. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә, шул исәптән район үзәгендә юлларны чистартуга, өстәмә урам яктыртуын урнаштыруга кагылган. Шулай ук сүз дарулар белән тәэмин итү һәм Саранск-Лямбирь маршруты буенча транспорт эше турында барды.
Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне шәхси контрольгә алган.