Мордовия педагогия университеты командасы Мәскәүдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә - форумында югары уку йорты эшен тәкъдим иткән иделәр.
Югары уку йорты программасында лекцияләр, интерактивлар һәм мастер-класслар үткәрелгән. Чараның иҗади өлешендә Мордовия халыкларының, шул исәптән татар халкының музыкаль номерлары яңгыраган. Тумышлары белән Рузаевка районы Татар Пешлә авылыннан Арина Багаутдинова белән Сабина Тулумбаева “Жаным” дуэты буларак чыгышлары белән үз вузларын гына түгел, туган авылларын да тәкъдим иткәннәр.
“Жаным” дуэты Наталья Чалдаева җитәкчелегендәге Татар Пешлә клубының сәнгать үзешчәнлегендә катнаша. Алар татар мәдәниятен республикада гына түгел, ә аннан читтә дә, зур масштабтагы чараларда тәкъдим итәләр.