Мөмкинлекләре чикле кешеләргә яр-дәм итү - Мордовиядә 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр уза торган Инвалидлар декадасының төп максаты. Ункөнлек кысаларында инвалидлар өчен төрле чаралар, хәйрия кичәләре һәм концертлар үткәрелә. «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тулы канлы тормыш белән яшәргә, спорт белән шөгыльләнергә, иҗади конкурсларда катнашырга тели», - ди Анна Базаева. Мәгариф отличнигы, ул гомеренең 14 елын Темниково балалар интернат-йорты балаларына багышлаган.
Педагог «Темниковские известия»гә биргән хатирәләрендә болай ди: «Язмыш мине балалар йорты белән бер генә тапкыр бәйләмәде. Сугыштан соңгы авыр вакытта әтием Темников балалар интернат-йортында эшләде, - дип сөйли Анна Ильинична. - Безнең гаиләгә интернатның мунча ишегалдында-предбанникта яшәргә рөхсәт иттеләр. Хәтерлим әле, мунча көннәрендә балалар йортында эшләүче хатын-кызлар су ташыганда, бездә бик салкын иде, без юрган астына яшеренә идек». Тормыш үз чираты белән барды. Без балалар йортыннан килгән балалар белән дус булдык: бергәләп уйнадык, кинога йөрдек. Биредә сугыш вакытында ятим калган балалар тәрбияләнә иде. Соңыннан безнең гаиләгә Сталин исемен йөрткән балалар йортының подвал бинасында фатир бирделәр. Берничә елдан әтине кыскарттылар, һәм безнең гаилә Старый Шукстелимгә китәргә мәҗбүр була. Мин югары сыйныфларда укыдым, шуңа күрә Темникта калдым. Башта бер абый янында, аннары икенчесендә яшәдем. Күп укыдым, яхшы укырга тырыштым, югары белем турында хыялландым. 1968 елда педагогия институтын тәмамладым. Моның өчен бик күп кыенлыкларны җиңәргә туры килде, бигрәк тә матди яктан. Энем Иванны армиягә озат канда, китәр алдыннан ул миңа унбер сум бирде. Мин бәхеттән «җиденче күктә» булдым! Шуның беразына үземә кием сатып алдым. Мин бик тырышып, стипендиягә укыдым, шуңа күрә кечкенә генә өчлек алырга да үземә рөхсәт итә алмадым».
Педагогик институтны тәмамлаганнан соң, Анна Ильинична 13 ел Канаково укучыларын немец теленә өйрәтә, аннары 3 ел Темниково район мәгариф бүлегендә хезмәт укыту буенча инспектор, 8 ел - балачак хокуклары буенча инспектор булып эшли. Узган гасырның 90 нчы елларында, лаеклы ялга чыкканчы, хезмәт куйган балалар йортына өлкән тәрбияче булып күчкән.
Темников балалар интернат-йорты узган гасырның 30 нчы еллар уртасында ачылган иде. Анда физик яктан тайпылышлар аркасында әти-әниләре нарасыеннан баш тарткан балалар тәрбияләнгән. Башта алар, өч яшькә кадәр Бала йортында тәрбияләнгән, ә аннан соң Темников балалар интернат - йортына эләгә.
«Мин балалар йортында эшләгән елларда 50шәр, 70әр бала булды. Аларга ата-аналарын тәрбиячеләр, медицина һәм хезмәт күрсәтүче персонал алмаштырды: туган көннәрен билгеләп үттеләр, бәйрәмнәр, танып - белү викториналары һәм күңел ачу концертлары оештырдылар, - дип искә ала балалар белән эшләү елларын А.И.Базаева. - Без Ф.Ф.Ушаков исемен йөрткән туган якны өйрәнү музеена бара идек, мәдәният йортындагы концертларга. Саранскка, мәсәлән, Степан Эрьзя скульптуралары күргәзмәсенә, Саровка - Изге Серафимга экскурсияләр белән йөрдек. Безнең спонсорлар - ВНИИЭФ хезмәткәрләре бик җылы каршы ала торган иде. Аларның һәркайсының үз тәрбияләнүчесе бар иде, аларга бүләкләр тапшырдылар. Шул вакыт балалар бик тә бәхетле булалар! Әмма балалар йортында аларны ничек кенә яхшы карамасалар да, ата-аналы булырга һәрвакыт теләделәр. Тәрбияләнүчеләр телевизордан «Көт ми-не» тапшыруын карарга яраттылар. Бигрәк тә Игорь Кваша алып барган вакытта аларга ошады. Балалар, әти-әниләрен тапкан бәхетле балаларны кадерләп карый торган иделәр».
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр, бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары, әти-әниләрен табу өчен, өлкән тәрбиячегә мөрәҗәгать итәләр. Анна Ильинична да аларны эзләп таба, хатлар яза, бөтен Россия буенча запрослар җибәрә, җаваплар ала. Аннары аларның йөрәкләренә барып җитәргә тырыша. Әти-әниләренең балаларына бик кирәк икәнен аңлатасы килә. Шатлык очраклар да булды, кайчагында бу мөмкин тумый да иде.
Беренче бәхетле Андрей Кравцов булды. Аның әти-әнисе Амур өлкәсендә яшәгән һәм улларының исән булуын белмәгән. Алар өчен бу шок булды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Андрейны Потьмага кадәр озаттылар, поездга утырттылар, ә шәһәрдә аны әти-әниләре каршы алды.
Тагы Женя А. үтенече буенча, әнисен эзләп таптык. Ул Саранскида яши һәм хәзер алар аралаша. Шулай Аня Хайко Түбән Новгородта яшәгән абыйсын эзләп таба. Юлия Савостикова Красноярск краенда яшәүче сеңелләрен тапты. Ел саен Юля алар янында була. Татарлар өчен хас булмаган очрак турында да хәбәр: Эльвира Зның әнисе Казанда яши һәм кызы эзләве турындагы хатка болай дип җавап биргән: нигә аны борчыйлар, ул бит баласыннан баш тарткан кәгазь язган булган... Аннан аралашу барыбер булган, әмма теләгәнчә җылы булмаган. Володя И. өчен дә туганнары табылган. Беренче кичтә алар кем икәнлекләрен ача алмый. Ә иртән Володя аларның оныклары булу турында сөйләргәннәр. Әби-бабай оныкларының әнисе исән, әмма аны борчырга кирәкми, дигәннәр - аның яңа гаиләсе һәм уллары бар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Володя инвалидлар өчен интернатка китә, чөнки аны берәү дә өенә алмый; ике тапкыр туганнары аннан баш тарта.
«Хочется пожелать всем детям в семьях и детских домах отзывчивых взрослых, - говорит напоследок А. И. Базаева. - Чтобы и родители, и воспитатели любили их, дарили им только радость и добрые слова».
Без, ярдәмгә мохтаҗларга, билгеле көннәрдә генә түгел, ә һәрвакыт ярдәм итү турында онытмаса идек.


Н.ХӘЛИЛ әзерләде