30 ноябрьдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Мордовия Республикасы көне узды. ВДНХда Мордовияне рәхәтләнеп тәкъдим иттеләр.
Тантаналы ачылышта республиканың презентациясе белән Мордовия Главасы Артём Здунов чыгыш ясады. Ул төбәкнең ничек яшәве һәм нәрсә белән горурлануы турында сөйләде.
Мордовия Республикасы көне кысаларында 30 ноябрьдә «Россия» Халыкара күргәзмәсендә Мордовия Главасы Артём Здунов эшлекле иртәнге аш форматында эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында Мордовия Республикасы белән Самара өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шулай ук «Сәламәт Мордовия 2030» конференциясе узды. Үлемнәрне ки-метү, гомер озынлыгын арттыру һәм актив озын гомер юллары турында фикер алыштылар. Республика җитәкчесе федераль коллегалар ярдәме белән төбәк алып барган эш турында сөйләде - сүз халыкны, хатын-кызлар һәм ир-атлар сәламәтлеген саклау турында бара.
30 ноябрьдә Мордовия Республикасы стендында  Артём Здунов  РЭУ  Плеханов, Сеченов университеты, О.Е.Кутафин исемендәге МДЮА һәм М.В.Ломоносов исемендәге МДУ студентлары белән очраша. Республика җитәкчесе студентлар белән якташлыкның яшьләр хәрәкәте үсеше, Мордовиядә эшкә урнашу мөмкинлекләре, укуларын тәмамлаганнан соң аларның планнары турында сөйләште. Артём Здунов үзенең туган ягына кайту тарихы турында сөйләде.
Хәзерге вакытта Мордовия көчле сәнәгать һәм инновацион потенциалга ия, IT-сектор актив үсеш ала. Яшь белгечләргә көндәшлеккә сәләтле хезмәт хакы, социаль пакет, өстәмә стипендияләр, корпоратив укыту һәм карьера үсеше өчен мөмкинлекләр тәкъдим ителә. Остазлык системасы актив эшли. Шул ук вакытта әлегә төбәк предприятиеләрендә кадрлар җитми. Республика хөкүмәте алдына югары уку йортларын тәмамлаучыларны максатчан җәлеп итү бурычы куелды.
Тагы «Россия» күргәзмә-форумында чын туй үткәрделәр. «Альфа-М» компаниясе хезмәткәре Станислав Пичайкин һәм «Келу» дәүләт фольклор ансамбле артисты Анна Платонова ир белән хатын булдылар. Туй, әлбәттә, мордва традицияләре буенча узды. Туйда барысы да чын-чынлап үт-те - никахлашу, үзен-әлекле костюмнар, милли ансамбльләр башкаруында халык җырлары һәм башка күп нәрсәләр.
Артём Здунов Станислав белән Аннага мәхәб-бәтләрен гомер буенча саклап калырга һәм күп балалары булуын теләде. «Это наша установка, государственная», - ди регион җитәкчесе. Мордовия Главасы һәм аның хезмәттәшләре яңа өйләнешкәннәргә бүләк тапшырдылар.
Көн дәвамында Мордовиянең иҗади коллективлары бу масштаблы вакыйганың төрле мәйданчыкларында концерт программасында катнаштылар. Кунаклар өчен «Варма» этно-арт-театры, «Умарина» җыр һәм бию ансамбле, «Мерема» белән «Торама» фольклор ансамбльләре һәм башка күпләр чыгыш ясадылар.
«Россия» Халыкара күргәзмә-форумында милли мордва ризыклары әзерләү буенча мастер-класс узды. Менюда бодай беленнәре пачат, медвежья лапа, пачат-бургер, Сура стерляды, мордва цёмарат пилмәннәре булган. Кунаклар ризыкларны татып карадылар һәм бик тәмле икәненә инандылар. Шулай ук мордва җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителде.
Мордовия Главасы Артём Алексеевич Здунов үз тәэсирләре белән уртаклашты. ««Россия» форумы аралашу өчен бик кадерле: син киләсең һәм кыска вакыт эчендә бик күп эш башкарасың, күп очрашулар үткәрәсең. Мин күп нәрсәне карарга өлгердем, - диде Артём Здунов. - Без республикага игътибар арту өстендә актив эшлибез. Илебез буенча якташларыбыз күп, аларны беренчеләрдән булып чакырдык. Биредә безгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Мордовияне ВДНХда бик теләп тәкъдим иттеләр.
Очрашулар һәм вакыйгалар интенсивлыгы буенча бу мәйданчык илнең иң эре форумнары белән чагыштырырлык. Якташларыбызны, кунакларны күрүемә бик шат идем – бүген стендта көне буе аншлаг».

Наилә НАСЫРОВА