30 ноябрьдә безнең илдә Россия Федерациясе дәүләт гербы көне билгеләп үтелә.
Россия гербы - аерым эмблема, илебезне башка дәүләтләрдән аерып торучы һәм Россия халкының бәйсезлеген һәм тарихи үзенчәлеген ассызыклаучы дәүләт символикасының бер өлеше.

30 ел элек, нәкъ менә шушы көнне заманча Дәүләт символы раслана.
Бәйрәм алдыннан һәм бәйрәм көнендә Мордовия мәктәпләрендә, шулай ук башка уку йортларында бу көнне төрле чаралар, дәрес-лекцияләр үтте.
Шулай, Рузаевка районы Татар Пешлә мәктәбендә укучылар (рәсемдә) бу көнне билгеләп үттеләр.