12-14 ноябрь көннәрендә Бөтенроссия туган тел форумы үтте. Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәргән чарага 28 Россия регионнарыннан һәм шул исәптән Татарстаннан 800 татар теле укытучысы җыелган иде. Мордовиядән 13 делегат Форум эшендә катнашты.
Программа кысаларында төрле мастер-класслар, Арча муниципаль районына сәфәр, мәдәни программа һәм Татарстан Республикасы рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында пленар утырыш каралган иде. Боларда барынсында да актив Мордовиянең төрле районнарыннан мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Туган тел форумында Рузаевка районы Шәриф Камал исемен йөрткән Татар Пешлә мәктәбе укытучысы Сания Спартак кызы Саляева, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе директоры Татьяна Анатольевна Кадрякова белән Светлана Равил кызы Поташова, Ромоданово районы Белозерье мәктәбе укытучысы Айса Рәис улы Ахмяров, Алтар урта мәктәбе директоры Диана Наиль кызы Нугаева үзенең урынбасары Венера Галлям кызы Конешева белән, Ләмберә районы җитәкчесе урынбасары Елена Усман кызы Громова, Мәгариф бүлеге методистлары – Эльвира Рәсим кызы Трикова, Линара Аллям кызы Муртазина, Регина Юнир кызы Тимкаева, Ләмберә районының Кривозерье урта мәктәбе директоры Наиль Хафиз улы Янгляев белән Луиза Низаметдин кызы Смакаева, Пензятка мәктәбеннән Рауза Мокаддәс кызы Юмаева катнаштылар.
«Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Россия төбәкләреннән килгән катнашучыларны теркәлгәч, Казан һәм Казан Кремле буйлап экскурсия иде. Экскурсия барышында форум катнашучылары Казанның истәлекле урыннары, тарихы һәм күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүмат алдылар. Форумның беренче көне ахырында делегатлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектаклен караганнар.
Икенче көн Тантаналы чараны Данис Шакиров ачып җибәрде. Ул делегатларны Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм котлады.
– Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелә торган дистәләгән проект бар. Ә Бөтенроссия “Туган тел” форумы беренче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә без туган тел укытучыларын милли хәрәкәт вәкиле буларак күрәбез, чөнки сез милләт баласы тәрбиялисез. Сез – безнең өчен терәк! Форумның шигаре итеп юкка гына “Тәрбия. Белем. Тел” шигаре сайланмады. 3 көн дәвамында барлык борчыган сорауларга җавап һәм аның чишелешен бергә табарбыз, дип уйлыйм. Программа туган тел укытучысына татар теле һәм әдәбиятын укыту серләрен өйрәтүгә генә түгел, ә мөгаллимнең тел һәм милләт сакчысы икәнлеген раслауга юнәлтеп төзелде. Бу оештырылган иҗади остаханәләрдә чагылыш табачак. Бүген без сезнең өчен Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән Дастаннар елы уңаеннан “Идегәй” спектаклен күрсәтәчәкбез. Дастан – ул милли үзаңны чагылдырган милли горурлык чыганагы. Форум эшендә барыгызга да зур уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек телим, – диде ул.
13 ноябрьдә делегатлар өчен Арча муниципаль районындагы белем оешмаларының эшчәнлеге белән танышканнар. Биредә татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик оста-ханәләр дә узган. Шулай ук укытучылар өчен татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюе буенча мастер-классларыннан үзләренә материал туплап кайттылар безнең делегатлар.
14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Рәисенең Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы үтте. Шуннан соң 4 мәйданчыкта делегатлар секцияләрдә эшләделәр. Мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре, татар иҗтимагый үзәкләре җитәкчеләре Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе эшчәнлеге белән таныштылар.
- Форум эчтәлекле үтте, оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез: киләчәк эшебездә куллану өчен күп кенә материаллар туплап кайттык, ди Венера Галләм кызы Конешева.

Наилә НАСЫРОВА