Үзара салым (Программа самообложения) программасы республикада киң таралган. Халык җыйган һәр 1 сумга Мордовия бюджеты үзенең 4 сумын да өсти. Халыкның акчалары турыдан-туры конкрет эшләргә китә һәм һәркем аларның нәрсәгә тотылганын күзәтә ала.
Темников районы Тархан авылы халкы 2022 елның октябрендә урамнарны яктырту мәсьәләсе буенча гражданнар җыенын үткәреп һәр балигъ булган кешедән 1000 сум җыйган иде. Җавап биргән һәм үз өлешләрен керткән кешеләргә зур рәхмәт әйтә бу эшне башкаручылар. Әмма яктырту идеясен хупламаган кешеләр дә булган ул вакытта. Светодиодлы яктырткычлар урнаштыру буенча эшләр тулы куәтенә алып барыла. 2023 елның 03 ноябрендә граждан-нарның кабат җыелышы узган һәм анда акча җыюны дәвам итәргә карар ителгән. Шулай ук Аксель авыл җирлеге депутаты Кугушева Халисә Сафиулла кызы балалар уен мәйданчыгы төзелешенә, үзара салым программасы буенча, акча җыюны башларга тәкъдим иткән. Һәр хуҗалыктан 3000 сум җыярга дигән бертавыштан карар кабул да ителгән. Тархан авылында туып-үскән яшьләргә, шәһәрләрдә яшәүчеләргә, балалар мәйданчыгы тулырак булсын һәм балаларга шатлык китерсен өчен, әлеге инициативаны хупларга һәм мөмкин кадәр матди ярдәм күрсәтергә мөрәҗәгать итәләр: Сезнең аңлавыгызга һәм катнашуыгызга өметләнәбез!
Сезнең һәрберегез үз җаныгызның бер өлешен авылны төзекләндерүгә сала ала һәм шуның белән үз Ватаныбызга булган мәхәббәтебезне күрсәтербез һәм авылыбызны бераз матуррак итәрбез.

Фото һәм мәгълумат Тархан социаль челтәреннән