Мордовия Республикасы Матбугат үзәгендә 2023 елның җәйге янгын куркынычсызлыгы нәтиҗәләренә һәм көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын профилактикалауга багышланган матбугат конференциясе узды.
Чарада теманы ачыклап түбәндәге спикерлар чыгыш ясады: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының РМ буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары, эчке эшләр полковнигы Болталин Александр Александрович; Мордовия ЦГМС ФГБУ Югары Волга УГМС филиалы җитәкчесе Хлевина Светлана Евгеньевна; Урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министры Галиуллин Адель Рөстәм улы; Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Наумов Андрей Геннадьевич. Быел Мордовиядә янгыннар саны 27,2% ка арткан. “Аларның яртысыннан артыгы апрель аенда теркәлгән - 966 янгын. Ләкин вакытында кабул ителгән профилактик чаралар ярдәмендә хәлне тотрыклыландыруга ирешелде. Май башыннан октябрь ахырына кадәр 919 янгын була. Шул ук вакытта 2023 елда төбәк территориясендә урман янгыннары булмавын ассызык-лыйм”, - диде Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының РМ буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Александр Александрович Болталин. Ул билгеләп үткәнчә, көзге-кышкы янгын куркынычсызлыгы чоры башланганнан бирле Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан 435 профилактик чара, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләрнең 10 утырышы оештырылган һәм үткәрелгән инде. Тагы спикер билгеләп үткәнчә, хәзер Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсе кораллануында торган техника һәм җиһазлар әзерләү буенча актив эш алып барыла: “Кышкы вакытта Мордовия Республикасы территориясендә автомобиль юлларында кышкы тыгынлык очрагында 25 стационар җылыту пунк-ты, 6 күчмә җылыту пункты һәм мобиль пункт каралган. Баш идарә көчләре һәм чаралары мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә җавап бирергә әзер”.
Мордовиядә фаразланган һава шартлары турында Мордовиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге начальнигы Светлана Евгеньевна Хлевина сөйләде: “Хәзер без табигатьтә температура артуын күзәтәбез. Бу тенденция ноябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Җылы һава массаларының хәрәкәте эрүгә китерә. Әмма бу чор явым-төшемнәрнең сыеклыктан каты хәлгә күчүе, бозлавык һәм кар өермәсе кебек күренешләр барлыкка килүе белән бергә бара, шуңа күрә уяу һәм бик сак булырга кирәк”.
“Мордовия республикасы - Идел буе федераль округының (ПФО) быел урман фонды җирләрендә бер генә урман янгыны да булмаган бердәнбер төбәге. Соңгы 20 елда беренче тапкыр. Без мондый күрсәткечкә кулланылган чаралар, вакытында җавап бирү һәм грамоталы эш ярдәмендә ирешә алдык. Янгын куркынычының 4 һәм 5 классына җиткәндә гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен чикләү кертелде, бөтен республика буенча һәвәскәрләр һәм спорт ауларын гамәлгә ашыру тыелды, янгынга каршы чаралар комплексы үтәлде. 24 видеокамера ярдәмендә республика урманнары даими контрольдә тотыла. Ел ахырына кадәр тагын 3 видеокамера урнаштыру планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте төбәкнең Урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министры Адель Рөстәм улы Галиуллин.
Мордовия Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Андрей Геннадьевич Наумов халыкны төрле хәлләргә әзерләү турында чыгыш ясады: “Ел дәвамында республика территориясендә гражданнар оборонасы буенча төрле чаралар үткәрелә. Халыкны, гадәттән тыш хәл турында сигнал килгәч, ничек эш итәргә кирәклеге турында өйрәтәләр. Беренче чиратта бу җайлаштырылган биналарга яшеренү белән бәйле. Безнең максат - кешене әйләнә-тирә мохит үзгәрүгә әзерләү.
Көзге-кышкы чорда йортларда һәм фатирларда янгын чыгу куркынычы арта. Иң еш очрый торган сәбәпләр - мич җылыту яки электр чыбыклары җитешсезлеге. Янгыннар санын киметү өчен, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре торак секторны урап узалар һәм социаль учреждениеләргә йөриләр, гражданнар белән әңгәмәләр үткәрәләр һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында профилактик чаралар үткәрәләр.
Тик күпчелегебез куркынычсызлык турында уйлап бетерми, салкын карый. Кемдер, минем белән мондый хәл килеп чыкмас, дип уйлап ялгыша. Хәтта яңа фатирларга урнаштырылган хәбәр итү җайланмаларын сүтеп алып куючылар да бар. Югыйсә бу беренче чиратта үзең һәм якыннарың өчен кирәк. Кызганыч, аяныч хәлләр еш очрый, ә ялкын телләре ялгышуны кичерми.
Хөрмәтле гражданнар, исегезгә төшерәбез, куркынычсызлык мәсьәлә-ләренә игътибарлы караш - кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, мөлкәтнең сакланышы һәм табигый байлыкны саклау өчен гарантия! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!”
Янгын ялгышларны кичерми.

Наилә НАСЫРОВА