Рузаевкада Бөек флот җитәкчесе Федор Ушаков бюсты урнаштырылды һәм Саранскта Социалистик хезмәт Герое, Мордва АССРның атказанган табибы Анна Парамоновага багышланган мемориаль такта ачылды.
“Адмирал Ушаков Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге. Гомеренең соңгы елларын ул Темников җирендә үткәрә. Без аны Мордовиянең яклаучысы буларак хөрмәт итәбез. Аның турында истәлек безнең сугышчыларда, тормышын Хәрби-Диңгез флоты белән бәйләгән һәркемдә яши”, - дип билгеләп үтте Мордовия башлыгы Артём Здунов.
Социалистик хезмәт Герое, Мордва АССРның атказанган табибы Анна Парамонова җитәкчелегендә Ичалкида хастаханә зур, күп профильле дәвалау учреждениесенә әверелә: районда хастаханәнең ике дәвалау корпусы, поликлиника, ашыгыч ярдәм бүлеге, берничә ФАП, медицина хезмәткәрләре өчен торак йортлар төзелә. Аннары ул Саранскта медицина үсешенә зур өлеш кертә.