Рузаевка районы Татар Пешлә авылы клубында, “Алтын куллар” (“Золотые руки”) түгәрәгендә катнашучылар бергә җыелып татар милли баш киеме - калфак тегәләр.
Бу түгәрәкне Оксана Владимировна Яшина җитәкли. Аның җитәкчелегендә түгәрәктә тегәләр, чигәләр һәм бәйлиләр. Эш шунда ки, үзенең матур концертлары белән Мордовиядән читтә дә билгеле булган Наталья Анатольевна Чалдаева җитәкләгән Татар Пешләсе “Сандугачлар” ансамблена биш ел тулды. Шуңа әзерлек вакытында, алар концерт костюмнарын да яңартырга булганнар. “Алтын куллар” түгәрәгендә, Оксана Владимировна ярдәме белән Ниясова Шафика Шекур кызы, Чермантеева Халидә Хабибулла кызы, Шемалова Гелфира Рәстәм кызы, Толстякова Наилә Нияз кызы, Исянова Нурия Харис кызы безнең милли киемебез, халыкның рухи байлыгының бик мөһим өлеше булган калфакны, күңел җылысын кушып, тегәләр. Хатын-кызларның милли баш киеме булып саналган калфак классик этник костюм өлеше генә түгел, милли мәдәният символы да. Еракларда калган, үткәннәргә кайтарган әлеге тарихи калфак һәркемнең күңеленә хуш килә: тукыма сайлыйлар, кирәк булган лекало белән кисәләр, тырышып кул эшенә тотыналар. Җитез оста куллар тиз арада калфак рәвешен китереп тә чыгаралар. Сәләтлеләр бар яктан да сәләтле, диләр. Чыннан да сәхнәдә дә алар беренче, кул эшләрендә дә. Дәлилгә алар турында социаль челтәрләрендә шундый сүзләр дә бар:
- Татар Пешлә авылыбызда, регионыбызның авылларындагы кебек үк, халык милли традицияләрен сак-лый. Безнең матур киемнәребез бар: күлмәкләр, алъяпкычлар, камзул-жилетлар һ.б. Әмма, татар милли костюмы киемен тәмамлау өчен, матур баш киеме булырга тиеш. Калфакны Пешлә клубында, җылы дуслык шартларында, “Алтын куллар” түгәрәгендә катнашучылар куллары белән ясала. Алар һөнәрчелек белән кызыксыналар һәм буш вакытларын яраткан эшләрен зур рәхәтлек белән башкаралар!
Шунда тагы бер бәя бар. Сайтта Зульфия Гундина “Сандугачлар” ансамбле вәкилләре турында болай ди: “Сәләтле кешеләр бар яктан да сәләтле! Молодцы! Зур ихтирам белән сезгә!”
Калфак тегәргә теләүчеләр өчен түбәндәге нәрсәләр кирәк булачак: уртача калынлыкта фетр, үзебез теләгән төстә тукыма, тегү кирәк-яраклары (җеп, энә, кайчы), декортатив ташлар яисә махсус бизәгечләр, җилем (суперклей). Эшне башкарганда фетрдан үзебезгә кирәк зурлыкта түгәрәк кисәбез. Түгәрәкне әйләндереп алырга җитәрлек тасма кисәбез. Тасма белән түгәрәкне бер-берсенә тегеп чыгабыз. Килеп чыккан форманың кире ягын әйләндерәбез. Калфакның өстен капларлык тукыма кисеп алабыз. Тукыманы форма өстенә тегеп чыгабыз. Артык кисәкләрен кисеп ташлыйбыз. Калфакны әйләндереп алырга җитәрлек тасма кисәбез. Тасманы икегә бөкләп, энә белән эләктереп чыгабыз. Тасманы тегеп чыгабыз. Аскы өлештә калган тукыманы эчкә бөкләп тегәбез. Калфакны бизибез. Монда фантазияга ирек бирергә кирәк. Язарга җиңел булган эшне башкарып чыгар өчен теләк, тырышлык кирәк. Тырышсагыз, сез дә калфак тегә аласыз.
Тагы бу түгәрәктә Яңа ел бәйрәменә “Йолдыз” балалар ансамбле әгъза-ларына төрле-төрле костюмнар да тегәчәкләр.

Наилә НАСЫРОВА