Октябрь башында бәйрәмне - Өлкәннәр көнен билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде. Бу көн лаек-лы, акыллы, хөрмәтле, нык һәм чыдамлы, зур хәреф белән языла торган кешеләргә багышлана. Өлкәннәр көне - чиста һәм якты бәйрәм; әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәй-рәме.
23 октябрьдә Ләмберә районы Черемиш авыл китапханәсендә “Черемиш мәдәният йорты” белән берлектә, “Еллар чигәләргә көл булып куна” (“Годы пеплом оседают на висках”) тематик кичәсе уздырылган. Анда бар авыл халкы катнашкан. Башлангыч сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Винера Асыйм кызы Карабанова шигырьле, җырлы, частушкалы матур концерт номерлары әзерләгәннәр. Авылдашлары - әти-әниләре, әби-бабайлары укучыларның чыгышларын алкышларга күмгәннәр, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Концерт күңелләрен җылыткан.
Аннары чарада катнашучылар, үткән елларны искә алып, бер чынаяк хуш исле чәй эчеп, балачак һәм бүгенге көн турында сөйләшкәннәр.
Шулай ук үткән атнада Атюрьево, Зубово-Поляна, Рузаевка, Ләмберә (Кривозерье, Татар Тавласы, Пензятка) районнары татар авылларында олыларны хөрмәт йөзеннән, төрле-төрле чаралар үткәргәннәр.