Мордовия Госсобрание рәисе Владимир Чибиркин һәм Дәүләт Җыелышының Икътисад, сәнәгать белән эшкуарлык комитеты рәисе, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы директоры Ринат Раимов төбәк делегациясенең Беларуська визиты нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Мордовия Дәүләт Җыенының профильле комитетлары катнаша ала торган имзаланган килешүләр пунктларына басым ясала. Тагын бер тема- сайлаучыларның наказларын үтәү. Ринат Раимов Дубенка районында яшәүчеләрдән нинди үтенечләр килүен сөйләде. Мисал өчен Ринат Раимовның СВОда катнашучының гаиләсенә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм иткән. Махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны Дубенка районында яшәүче күрү буенча 1 төркем инвалид каенанасына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән була. Сорау йортны төзекләндерүгә кагылган.
Аның карарында Мордовия Дәүләт Җыенының Икътисад, сәнәгать һәм эшкуарлык комитеты рәисе Ринат Раимов ярдәм итә. Шәхси йортка суүткәргеч һәм канализация үткәрү өчен белгечләр һәм техника җәлеп ителә. Хәрби хезмәткәрнең әнисе игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерә.
Ә эшлекле очрашуда Мордовия Госсобрание рәисе Владимир Чибиркин Ринат Раимовның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре мәсьәлә-ләре  буенча нәтиҗәле эшләвен бил-геләп үтте. Депутатлар үтенечләрне тормышка ашыра.

Наилә НАСЫРОВА