Авыл йөзен кешеләр билгели. Авылның төп байлыгы - аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Зубово-Поляна районындагы кечкенә өч татар авылын кешеләре яшәтә. Татар Лундан (Иске ил диләр авыл турында) авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Бүген без бу авылда туып үскән, анда гомер кичерә торган Рафик Гельман улы Утимишев турында сөйләрбез.
Эш шунда ки, Горенка мәктәбе сайтында (ВКонтакте) укытучылар коллективы исеменнән шундый язу бар: “Хөрмәтле Рафик Гельман улы!
Туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек телибез. Ата-анагызга олы хөрмәт һәм рәхмәт! Сез интеллигент, әдәпле, тыйнак кеше; туган проблемаларны чишәргә булышасыз, һәрвакыт ярдәм итәсез. Сезнең уңай сыйфатларыгызны чиксез санап чыга алабыз, әмма, бәлки, аларның иң мөһиме - якыннарыгызны яратуыгыздыр.
Бәхетле булыгыз! Сезне мәхәббәт, игътибар чолгап алсын. Елмаю һәм шатлык өчен һәрвакыт сәбәп булсын! Җаныгызда һәм гаиләгездә гармония, бетмәс энергия, тормыш сөючәнлек, уңышлар, игелек һәм хыялларыгызның тормышка ашыруын телибез!”
Авылны яшәртер өчен, нәкъ шундый кешеләр булуы шатландыра.
Авылны саклап калу, халкына булышу, аның элеккеге данын югалтмау өчен җан атып йөри Рафик Гельман улы Утимишев. Әти-әнисе - Абдулла улы Гельман белән Низам кызы Мәсума да шушы авылда туып үскәннәр, гомер буе шунда яшәп, шунда хезмәт иткәннәр. Балаларын да кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Шуларның берсе, алда әйткәнебезчә, үз җиренең чын патриоты Рафик Гыйльман улы.
Ул кечкенәдән бер генә авыр эштән дә курыкмый үсә. Авыл баласы булгач, гаиләсе белән бергә колхозда кара көзгә кадәр бәрәңге (бу авылда җир алмасы диләр) алырга, чөгендер эшкәртергә, ындыр табагында эшләргә, печән әзерләргә дә туры килә аңа. Төп белемне Татар Лака авылында, ә урта белемне Шеренгуши мәктәбендә ала. Аннары, профессия нечкәлекләренә төшенер өчен, Зубово Поляна профессиналь училищесын (СПТУ) тәмамлый. Эшли башлагач, үзенең классташы, уңган һәм тырыш Фәрит кызы Наимә белән матур гына тормыш корып җибәрәләр. Фәрит кызы Нәимә белеме буенча Питердә (Санкт-Петербург) бухгалтер-экономист техникумын тәмам-лаган. Бүген каенатасы белән каенанасын хөрмәтләп карый. Яшь булуына карамастан, әти-әнисе төсле тырыш, булдыклы кызлары Диляра да Санкт-Петербугта хезмәт итә.
Рафик Гыйльман улы 28 еллап “Родина” колхозларында хезмәт итә, заманалар үзгәрә башлагач колхозлар бетә һәм “Вектор” җәмгыятчелегендә тырышып эшли; “Бекон”га бармый инде. Үз тракторы белән халыкка, акчага булса да, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр я җир сөрә, я печән чаба, шул арада агрегатын тиз генә алмаштырып бәрәңге араларын ера – һәм башка, һәм башка авыл җирендә чүпләп бетерә алмаслык эшләрне башкара. Әйтеп китәргә кирәк, кечкенә авылларда бу эшләрне башкаручы кеше таба алмаска да мөмкин, ә язма героебыз бер кешегә дә ялындырып тормыйча башкара, шуңа рәхмәтләрнең иң ялкынлысын өч татар милли авыл якташлары, хәтта Пичпанда авыл халкы да әйтә.
Тынгысыз җанлы, туганнарының, туган җиренең, бүген кырыкка якын кеше яшәгән авылдашларының кадерен белеп яшәүче Рафик Гельман улы Утимишевка ныклы сәламәтлек, эшендә тагын да зуррак уңышлар, гаилә бәхете, җан тынычлыгы теләгән Горенка мәктәбе директорына, коллективы белән, зур рәхмәтләрен тормыш иптәше Нәимә Фәрит кызы белдерә. Әйтеп китим, Рафик Гельман улы Утимишев мәктәпкә дә, кирәк чакта ярдәм итә - җир эшләрен башкара. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә авыл җирлекләрендә армый-талмый эшләүчеләр турында язу тагы бер тапкыр алар хезмәтен хөрмәтләү, олылау була.
Шәхси тормышы да кызыклы-интересный аның. Гасырлардан - гасырларга күчеп килгән милли тәрбия алганнар. Гаиләдә алар ике малай - абыйлы-энеле Рафик белән Али дус-тату үсәләр. Бүген гаиләләре дә кардәшләр генә түгел, ә чын дуслар да. “Бекон” җәмгыятчелеге эшмәкәре Гельман улы Али һәм Горенка мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Ринат кызы Галина ике ул (Динар, Радик) тәрбиялиләр. Өйләре дә кара-каршы гына. Әти-әнисе Абдулла улы Гельман белән Низам кызы Мәсуманы да бергә хөрмәтлиләр. Аларның бүләсе әйберләре юк - бар нәрсәләре уртак, хәтта мал-туарлары да. Җиде ел бергә торгач, каршы гына йорт салып торуга карамастан, төп йорттагы абзарда сыерларын, сарыклары-куйларын, кош-кортларын бергәләп карап үстерәләр. Хәтта ике йортка бер бакчалары да. Быел бар яшелчәләрдән мул уңыш алганнар. Җир алмаларының эреләре үзләренә ашарга калдыралар, ә вакларын хайваннарга ашаталар.
Ирнең бәхетле булуы хатыныннан тора, диләр. Һәрхәлдә, Утимишевлар гаиләсендә дә шулай. Фәрит кызы Нәимә белән аралашканда бу ханымның ни дәрәҗәдә акыллы, сабыр, булдыклы хатын-кыз булуына соклану хисләре уянды. Әле ул Рафик ирен тәмле-тәмле татар халкына хас ашамлыклар белән дә сыйлый. Менә шушындый күркәм кешеләр яши Татар Лунданында. Авылны эшсөяр уңганнар яшәтә дә инде ул.

Наилә НАСЫРОВА