Ул ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көненә туры килә.
Күргәзмәдә тарихи экскурсия тәкъдим ителде: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Украина территориясендә немец фашизмына каршы көрәш өчен бүләк-ләнгән Мордовиялеләрдән алып, бүген махсус хәрби операциядә катнашкан, илебезне, яңа Россия төбәкләрендә яшәүче тыныч халыкны яклаучы республикада туганнарга кадәр.

Ләмберә районы Пензяткалылар арасында илебезнең иң зур хөрмәтенә лаек булган Советлар Союзы Герое - Асыйм Айзятулла улы Баляевның фотосы да шул күргәзмәдә. Асыйм Айзятулла улы Баляев (Алексей Андреевич Баляев) 1923 елның 15 августында Пензятка авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Калинин өлкәсендә, «Волгострой» предприятиесендә эшли. 1941 елның ноябрендә Кызыл армия сафында хезмәт итәргә чакырыла. 1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Көньяк-Көнбатыш фронтының 6-нчы армиясе 25-нче гвардия укчылар дивизиясенең 78-нче гвардия укчылар полкында укчы була. Днепр өчен сугышта батырлык күрсәтә. СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 19 мартындагы Указы белән кызылармеец Асыйм Айзятулла улы Баляев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Асыйм Айзятулла улы 1946 елда демобилизацияләнә һәм Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә яши. 1983 елның 25 сентябрендә үлә. Батырлыклар күрсәткән өчен берничә медаль белән бүләкләнә.
Туган авылы Пензятка урта мәктәбендә, «Герой партасы» проектында катнашып, Асыйм Айзятулла улы Баляевның фотосы, кыскача биографиясе, аның турында мәгълүмат язылган парта бар. Шулай ук партада мобиль җайланмалар өчен QR-код урнаштырылган, аны сканерлап, укучы герой турында мәгълүмат тәкъдим ителгән рәсми порталга эләгә.