Укытучылар көненә һәм Өлкәннәр айлыгына багышланган чаралар кысаларында рубриканы дәвам итә-без. Интернет челтәрдә хөрмәтле укытучыларыбызның яңадан-яңа исем-нәре ишетелә.
Шулай, “Юлдаш” газетасы битләрендә мәкаләләре, үзенең уй-фикерләре белән еш басылып килгән Айса Ахмяров ВКонтакте битләрендә дә еш күренә. Менә аның укытучыларга олы хөрмәте, укытучыларның тырыш хезмәтенә зур бәя биреп рәхмәтләрен белдерүе: “Хөрмәтле Мөнирә Исмәгыйль кызы!
Озак еллар намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Сугыштан соңгы авыр елларда туган авылым Ромоданово районы Белозерьеда эшләгәнегез өчен рәхмәт сезгә! Рәхмәт сезгә! Иң изге теләкләр! Укытучылар, Сез безнең йөрәгебездә мәңгегә каласыз!!!”
Бу сүзләрне сезнең игътибарыгызга Кадошкино районы администрациясе сайтында язылган. Анда укытучылар турында яңа рубрика эшли. Бүген «Латыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» укытучыларын тәкъдим итәләр. Очрашу Мөнирә Исмәгыйль кызы Донская белән диелгән. Биографик белешмә белән рубриканы башлап җибәрәләр – танышабыз.
Мөнирә Исмәгыйль кызы Донская Кадошкино районы Латышовка җидееллык мәктәбен тәмамлап, Ләмберә педагогия техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, элек Белозерье авылы Ләмберә районына кергән, шунда педагогик хезмәткә юллыйлар. Ә 1950 елдан Латышовка мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт биографиясен дәвам итә. Аннары озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып та эшли.
Мөнирә Исмәгыйль кызы Донскаяның эш стажы 40 ел. Ул берничә буын укучыны укырга, язарга, эшләргә, яхшы кешеләр булырга өйрәткән педагог. Тырыш хезмәте грамоталар белән бүләкләнгән, бик күп Рәхмәт хатлары бар. Шулай ук Мөнирә Исмәгыйль кызы Донская Хезмәт ветераны һәм тыл ветераны.
Укытучылар елында һәрвакыт хәтер-ләрендә йөрткән хөрмәтле беренче укытучыларын, Мөнирә Исмәгыйль кызын ихластан котлап ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телиләр.

Наилә НАСЫРОВА