Педагог һәм остаз елында Бөтен-россия педагогик династияләрен барлыйлар. Нәселле педагоглар, гаиләләрендә буыннан-буынга тапшырыла торган тәҗрибә турында проектлар төзеп, конкурсларда катнашалар. Үткән ел узган утырышларның берсендә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов болай дигән иде: «Кайбер гаиләләрдә буыннан-буынга укытучы хезмәтенә мәхәббәт һәм хөрмәт бирелә - бу уникаль педагогик династияләр, алар бөтен ил буенча 500 дән артык. Мондый гаиләләрнең тарихлары һәркемгә билгеле булырга, үсеп килүче буын, булачак педагоглар өчен үрнәк булырга тиеш». Шулай, укучыларга мәхәббәт белән караган, иҗади якын килеп хезмәт иткән Надия Хөсәен кызы (Сюняева-Кильдеева) белән Шакир улы Рәстәм Кильдеев педогоглар династиясе вәкилләре гаиләсенең дәвамчысы, бүген Саранск шәһәре “Республиканский лицей”да тырышып укучыларга чит телләр буенча белем бирүче Рәстәм кызы Наилә Ларина мең елдан арткан династия турындагы проект эше белән Бөтенроссия конкурсында катнаша. Сезгә бу династия турында горурланып ишеттерергә телибез.
- Нәсел агачы - шәҗәрәне барлаганда, зур горурлык хисләре кичердек. Гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган, бездә дә бу эшкә мәхәббәт уяткан әби-бабаларыбызның, абый-апаларыбызның тормыш юллары бездә соклану һәм кызыксыну уятты. Дистә еллар буена эстафета булып күчә барган әлеге һөнәргә безнең гаиләнең мәхәббәте әле дә сүнми, сүрелми. Һәм без үзебезнең нәкъ менә шушы олугъ, хөрмәтле, затлы нәселдән булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Чыннан да, бар нәрсәнең башлангычы - Укытучы кулында. Укытучыга да, атаклы галимгә дә, төзүчегә дә белемне Укытучы бирә. Кешелек барында бу һөнәр яшәячәк, - ди әңгәмәдәшем Наилә Рәстәм кызы. - Безнең укытучылар династиясенең чишмә башы XIX гасырга барып тоташа. Укытучы һөнәрен сайлаучы күңел юмартлыгына, эчке байлыкка ия булырга, үз эшен бирелеп башкаручы булырга тиеш. Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Кильдеевлар-Тумпаровлар укытучылар династиясенең гомуми эш стаңы 739 ел, ә әнием ягы Сюняевлар гаиләсенең - 485 ел. Барлык туганнарым кан буенча гына түгел, ә олы йөрәкле, эш сөючәнлелеге, югары әхлак сыйфатлары белән дә туганнар.
Сүземне бабамның әтисе Алимбек Кильдеевтан башларга телим. Ул Кадошкино районы Большие Поляны авылында акыллы, белемле һәм зур хөрмәткә ия кеше булган. Якташларын мәдрәсәдә гарәп теленә өйрәткән. Алимбек улы Шакирга, минем бабакаема, хөрмәт йөзеннән “Ага” дип кушамат биргәннәр, чөнки аңа яше-карты киңәш белән килгән. Ә бабаемның өч улы да озак еллар директор вазыйфасын үтәгәннәр: Равиль Шакир улы (Почетная грамота РМ) – 6 ел Инсар медучилище директоры, әтием Рәстәм Шакир улы (Почетный работник просвещения РФ) - 28 ел авылыбыз Большие Поляны мәктәбе директоры иде, Рашид Шакир улы (Почетная грамота РМ) – Краснослободск зоо-ветеринар техникумының 30 ел директоры булган. Гаиләмнең урам кушаматы да - “директорлар”. Мәсәлән, “директор хатыны” әнием Надия Хөсәен кызы, “директор кызы” мин - Наилә Рәстәм кызы... Әйе, әйтүе генә җайлы директор кызы, дип. Директор кызы булу бик авыр иде ул. Һәрвакыт яхшы укырга кирәк, тәртибең дә үрнәк булырга тиеш. Иң беренче булып укытучы кушканнарны да син үтәргә тиеш, беркайчан да сүз тыңламыйча утыра алмыйсың. Әтием белән әнием мине шундый булырга өйрәтте.
Һөнәри осталыклары, хезмәтенә бирелгәнлекләре, балаларны яратулары, тыйнаклыклары нәтиҗәсендә алар хезмәттәшләренең һәм ата-аналарның, балаларның хөрмәтен казандылар. Гаиләм династиясенең күбесе олы бүләкләр ияләре. Муся улы Мөхәммәтҗан Кильдеев белән Мирза кызы Әйшә Кильдееваның, Татарстанның Балтач районы Сосна мәктәбе укытучыларының фидакарь педагогик хезмәтләре Ленин ордены белән бүләклән. Мәгариф эшендә тынгысыз хезмәте өчен, Мордовиянең Кадошкино районы Большие Поляны урта мәктәбе укытучысы, директоры Роза Али кызы Тумпарова Мордовиянең атказанган укытучысы исеменә лаек; Адилә Хасян кызы Сюняева - Узбекистанның атказанган укытучысы, Эльвира Әхмәтҗан кызы Усманова - Татарстанның атказанган укытучысы. Минем бабаем Алимбек улы Шакир - Россиянең почетлы хезмәткәре, әнием Надия Хөсәен кызы – Россия мәгариф отличнигы...
Лев Николаевич Толстой әйткәнчә: “Әгәр укытучы эшен генә яратса - ул яхшы укытучы булачак.
Әгәр укытучының әтисе, әнисе кебек укучыга мәхәббәте генә булса, ул барлык китапларны укыган, әмма эшне дә, укучыларны да яратмаган укытучыдан яхшырак булачак. Әгәр дә укытучы үзендә эшкә һәм укучыларга мәхәббәтне берләштерә икән, ул - камил укытучы...” Камил укытучылар династиясе вәкиле мин. Киләчәктә укытучылар династиясе дәвам ителер дип уйлыйм. Гаиләдә балалар да әти-әниләренең эшен күреп, укытучы хезмәтенә хөрмәт белән үсәләр.
Бу сүзләр белән килешәм, чөнки 1000 елдан артык хезмәт стажлары булган педагоглар династиясенең ышанычлы дәвамчысы Наилә Рәстәм кызы Ларина.

Наилә НАСЫРОВА