Рузаевка районындагы «Турбиналар традициясе» гаилә умарталыгында тәҗрибәле умартачы, 1 класслы машинист Александр белән ярдәмче хуҗабикә Ирина Турбиннар, сәяхәткә килгән кунакларга умарталар тормышыннан күп серләр ачалар: кем умартада баш, ни өчен гаиләдә трутни, патша-аналык (королева-матка) һәм иң кечкенә бал кортларын ничек танып була. Алар Мордовиядән һәм башка регионнардан килгән кунакларга экскурсияләр үткәрәләр. Шулай ук монда сәламәтлек өчен уникаль продуктлар җитештерәләр: аналык сөте, трутневый гомогенат, перга, бальзамнар белән бал кортлары агуы һәм, әлбәттә, бал үзе. Туристларга чәй эчү һәм бал татып карау тәкъдим ителә. Сорау буенча квест яки шәмнәр ясау буенча мастер-класс оештырырга мөмкиннәр. Ял итүне тирә-яктагы матур табигать матур урман һәм матур буа тулыландыра. Умарталык территориясендә Себер мунчасы бар. Агротуризмны алар хөкүмәт гранты ярдәмендә җәелдереп җибәрәләр.
- Участок земли, на котором теперь наш «филиал», мы купили год назад, - ди Ирина Турбина. - Новое место для пчел - это первый шаг к нашей мечте - развитию агротуризма, в осуществлении которой вызвалось оказать нам грантовую поддержку государство. Облюбовали самый крайний к пруду и ближний к лесу участок. Скоро пасека традиций Турбиных будет не только поставщиком меда и продуктов пчеловодства, но и классным пространством для отдыха всей семьей.
Ә кем соң алар Турбиннар? Умарталыкта баш умартачы Александр үзе, аның хатыны Ирина - ярдәмдә. Ирле-хатынлы бал кортлары турындагы фән шулкадәр кызыклы һәм киң, аны гомер буе аңларга кирәк, диләр. Һәм үз умарталыгында гына түгел, ә Рыбный шәһәрендәге Федераль умартачылык фәнни үзәгендә дә Александр белән Ирина күптән инде “үзенекеләр” булып киткәннәр. Алар һәрвакыт курсларга йөриләр, анда уку аларга бал кортлары фәнендә яңа нәрсәләрдән хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. “Без федераль үзәктә алган белем бик кыйммәтле”, - ди Ирина ханым.
Турбиннар гаиләсендә өч ул үсә, аларның иң олысына 14 яшь. Ирина университетта икътисад факультетын тәмамлый һәм үз вакытында тимер юлда эшли, әмма инде берничә ел үзен улларын тәрбияләүгә һәм гаилә умарталыгына гына багышлый. Олы уллары Маркның тумыштан ук булган авыруы Турбиннарны умартачылык хоббиеннан яраткан эшләренә әйләнергә этәрә. Александр нәселле умартачылар гаиләсеннән, алар бал кортларына бер гасыр багышлыйлар. Ул үзе дә алты яшеннән колхоз умарталыгында әтисе белән эшли. Ә 14 яшендә 120 умартадан торган умарталыкта умартачы ярдәмчесе була. Александр умартачы булыр иде, ләкин ул тимер юл транспортында эшләүне сайлаган. Бал кортларына хатыны Иринага да кайтырга улларының авыруы мәҗбүр итә; авыруы алдында традицион медицина көчсез булып чыга. Ата-аналарның бәхете балаларның сәламәтлегендә бит. Балалар авырса, дөнья байлыгы кирәк түгел. Шулай, 2020 елда Александр да мөһим һәм ихтыярлы карар кабул итеп, бал кортларына кайта. Александр белән Ирина үз умарталыгын булдыра башлыйлар. Нигез итеп өлкән Турбинның берничә сакланып калган бал кортлары гаиләсен алалар. Башлаган эшләрен җәелдерү өчен аларга банк кредитын алырга туры килә, хәтта машиналарын да саталар. Тырышлыклары бушка булмый. Бүген 50 гаиләдән торган умарта продукциясе базарда тәкъдим итәр өчен җитәрлек. Турбиннар клиентлары белән аралашалар, консультация бирәләр, һәркемгә аерым якын килеп җавапны сайлыйлар. Бүген алар халыкка булышылар һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларга да умарта яды белән ясалган бальзам җибәрәләр.

Н.ХӘЛИЛ