“Татар кызы” бәйгесе – матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме. Татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү - бәйгенең төп максаты булып тора.
Белгәнебезчә, 17 сентябрь көнне Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәренең «Туркистон» сәнгать сараенда “Татар кызы” Халыкара бәйгесенең грандиоз тамашасы үткән. Ике атна дәвамында Россиянең 9 төбәгеннән һәм 4 чит илдән килгән катнашучы белем бирү, мәдәни һәм күңел ачу чараларында булганнар. Әлбәттә, күпчелек вакытларын кызлар вокал, бию һәм нәфис сүз буенча дәресләрдә үткәргән. Күпме көткән, никадәр әзерләнгән вакыйга берничә сәгать эчендә уза да китә, ләкин йөрәкләрдә мәңге онытылмаслык хатирә, хисләр калдыра! Һәм, ниһаять, без әлеге тырышлыкларның нәтиҗәсен күрдек.
Бәйгенең җиңүчесе, ГРАН-ПРИ иясе, безнең күршебез Пенза өлкәсеннән Альбина Медведева. Ихластан Мордовия татарлары Альбинаны олы уңышы белән котлап, киләчәктә бар теләкләренең тормышка ашуын тели.
Бүген “Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе” әгъзасы, “Россия 1 – Пенза” хәбәрләрен алып баручысы Альбина Медведева 11 яшькә кадәр бию белән шөгыльләнгән. ПГУның тарих-филология магистранты әдәбият һәм психология белән кызыксына, татар халык ашларын пешерергә ярата, буш вакытларында модель, стилист-визажист булып та эшли. Җиңүчегә Lada Granta машинасы ачкычларын Васил Шәйхразыев тапшырган.
- ...Бу хыялны тормышка ашыручы Ходаема, әти-әниемә бик рәхмәтле. Оештыручыларга, кызларга, сеңелләремә, иганәчеләргә безгә шундый зур әкиятне күрсәтүләре өчен бик зур рәхмәт. Бу чыннан да искиткеч мизгелләр. Минем күңелем, көчем туган телемдә, туган җиремдә, халкымда. Татарлыгым белән мин бик горурланам. Бик зур рәхмәт, – дигән интервьюсының берсендә җиңүче Альбина Медведева.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров төрле номинациядә җиңүчеләрне бүләкләгән: «Иң ягымлы кыз» – Аделина Гайнетдинова (Төркия); «Иң зур ачыш» – Диана Мөрәхмәдова (Кыргызстан Республикасы); «Иң зыялы кыз» – Айгөл Котдусова (Татарстан Республикасы); «Иң уңган кыз» – Зәринә Гомәрова (Оренбург өлкәсе); «Иң ихлас кыз» – Эльназ Җамалетдинова (Чуашстан Республикасы); «Иң зирәк кыз» – Назлыгөл Минһаҗева (Алмания); «Иң максатчан кыз» – Динә Абдуллина (Мәскәү шәһәре); «Иң ялкынлы кыз» – Илсинә Хатыбҗанова (Пермь крае); «Иң моңлы кыз» – Алсу Идрисова (Томск өлкәсе); «Иң тырыш кыз» – Әлфия Фагаманова (Башкортстан Республикасы); «Иң иҗади кыз» – Камилә Байбәкова (Үзбәкстан Республикасы); «Иң наз-лы кыз» – Галия Палютина (Ростов өлкәсе); «Иң нәзәкатьле кыз» – Альбина Медведева (Пенза өлкәсе).
Әлеге конкурс соңгы тапкыр 2019нчы елда үткәрелгән. Короновирус пандемиясе вакытында уздырылмый торган. Бу - матурлык күрсәтү мәйданчыгы гына түгел, ә туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм аларны дөньяга таныту мөмкинлеге дә, ди оештыручылар. Шундый эчтәлекле, грандиоз чаралардан соң бераз боегып калабыз: Мордовия татарларыбыз кайда соң? Әллә татарларыбызда горурланып катнашучыбыз юкмыни? Ә бит Мордовия “Татар кызы” билгеләгән иде, Мордовиядә җиңүче булып, Ташкентта катнашучылар белән бергә, полуфиналга да Алина Ямбикова чыкты.  
Быел Халыкара “Татар кызы-2023” исеменә Пенза өлкәсеннән Альбина Медведева лаек булды! Димәк, киләсе елда Пенза шәһәрендә очрашканга кадәр.

Наилә НАСЫРОВА