Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулу белән бәйле истәлекле дата якынайганнан- якыная бара. Мордовиядә әлеге дата алдыннан «Мордовия халкы - Ватан Геройлары» проектына старт бирелде. Проект Мемориальный музей военного и трудового подвига 1941-1945 гг. тәкъдим ителде. Мордовия Икенче бөтендөнья сугышында фашист Германиясен тар-мар итүгә зур өлеш кертте, - дип сөйләде музейның фәнни пропаганда бүлеге мөдире Анастасия Крыгина. - Беренче ике айда ук Мордовиядә туып-үскән 6 меңнән артык кеше ирекле рәвештә фронтка китте. Сугыш елларында безнең республикадан 249 меңнән артык кеше сугышка киткән, аларның 133 меңнән артыгы һәлак булган, яралардан үлгән, хәбәрсез югалган. Йөз меңгә якын сугышчы һәм командир сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Йөздән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое, 29 кеше - Дан орденының тулы кавалерлары исеменә лаек булган».
«Мордовия халкы - Ватан Геройлары» проекты кысаларында бик күп патриотик чаралар узачак. Алар 2019 елның беренче октябрендә старт алачак һәм 2020 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Музейларда партизаннар хәрәкә-тенә, мобилизациягә, концлагерь тоткыннарына, полководецларга, хәрби башлыкларга, Дан орденының тулы кавалерларына, фронттагы шагый-рьләргә һәм язучыларга багышланган тематик экскурсияләр узачак. «Мордовия - Бөек Җиңүгә», «Фронт портреты», «Бүләкләр һәм батырлыклар», «Җиңү китап елъязмасы» һ.б. күргәзмәләр узачак. Проект кысаларында «Солдат язмышын ачыкла» дигән солдат язмышларын билгеләү буенча эш дәвам итәчәк. Мәгариф идарәсе белән берлектә шәһәр мәктәпләрендә Россиянең Хәрби дан көннәренә, Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларына багышланган «Батырлык дәресләре» үткәреләчәк. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Все звучит во мне его песня…» дигән патриотик җырлар фестивале дә үткәреләчәк…»