«Призыв» газетасы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да яшәгән Ләмберә районы Болотниково авыл җирлегенең алты торак пунктында 652 кеше гомер итә.
Быел, барлыгы 30 кеше эшләгән «Болотниковское» җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе, һәр гектар чәчүлекнең уртача уңышы 33 центнер белән, үз басуларыннан 1 мең 485 тонна икмәк җыеп, бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюны уңышлы тәмамлаган.

Моннан тыш, болотниклылар районда беренче булып 200 гектарда артык көзге культуралар чәчкәннәр. Ипи, бәрәңгебез (Мордовиядә быел анардан да мул уңыш җыйдык) булганда – без тук, дип әйтә торган иде картларыбыз. Фотодагы (сулдан уңга): тракторчы Әнвәр Арысланов, комбайнчы Николай Чудаев, хуҗалыкның баш инженеры Шамил Баймашкин, «Болотниковское» идарәчесе Василий Потяйкин һәм комбайнчы Сергей Ямбулатов барлык авыл хуҗалыгы эшләрендә үзләренең тырышлыклары аркасында мактаулы хезмәткәрләр рәтендәләр.
Табигать капризларына карамастан (суык май һәм аннан соңгы озын яңгырлар), Болотниково йорт яны учас-токларында суган һәм сарымсак аеруча күп булды. Әмма бер проблема - бүгенге көндә артык бакча продукциясен сатарга урын юк. Бу бәрәңгегә дә кагыла. Авыл халкының кайберләре бәрәңгене кая куярга белмиләр: элек йорт хайваннарын күп тотканнар һәм бәрәңгенең күп өлеше терлек азыгына киткән. Ә бүген биредә ун сыер да калмаган, берничә кәҗәләре белән!
Календарьда көз, ә һава торышы әлегә җәйгечә. Болотниковода өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар җылы көннәргә аеруча шатланалар. Күптән түгел авыл үзәгендә (авыл җирлеге администрациясе бинасы һәм җирле клуб янында) урнашкан балалар уен мәйданчыгы яныннан пенсия яшендәге әбиләр, оныклары һәм оныкчыклары белән рәхәтләнеп ял итәләр. Әйтеп китәргә кирәк, бу мәйданчык авылда берничә ай элек халыкның инициативасы һәм җирле үзидарә органы ярдәме белән төзелгән. Кыска вакыт эчендә халык 55 мең сум акча җыйган. Елена Александровна Чекалдаева җитәкчелегендәге җирле хакимият, рефинанслау шартларында респуб-лика бюджетыннан өстәмә рәвештә 220 мең сум алу өчен, барлык кирәкле кәгазьләрне рәсмиләштергәннәр һәм бүген балалар өчен ял урыны төзелгән.
Болотниковода балалар мәйданчыгы төзү буенча барлык мәшәкатьләрне җирле эшмәкәр И.В.Баранов үз өстенә ала. Иван Васильевич объектны үз проекты буенча төзи, барысын да үз куллары белән эшли. Участокны планлаштырудан башлап, физик күнегүләр һәм тренажерларны буяу өчен уен элементлары һәм конструкцияләре урнаштыруга кадәр.
- Буш вакытыбызны шушы мәйданчыкта уздыру безгә бик ошый, - ди хезмәт ветераны Рива Абубәкәр кызы Аитова үзенең шатлыклы хисләрен белдереп. - Җылы, яңгырсыз һава торышында биредә егермегә кадәр кеше җыела. Балалар уйныйлар һәм күңел ачалар, ә без, өлкәннәр, бер-беребез белән аралашабыз һәм тирә-юньдәге матурлыкка сокланабыз. Әлбәттә, мәйданчыкның бөтен периметры буйлап куаклар – балан, сирень, ясмин, кара җимешле миләш утыртырга теләк бар иде; субботник оештырып утыртырбыз. Ә мәктәп яше Болотниково балаларын (12 укучы) күрше Пензятка авылы мәктәбенә махсус автобуста йөртәләр.
Тагы бер хәбәр - Авыл администр-ациясендә хәзерге вакытта Болотниково авыл җирлегенә керүче кечкенә торак пунктларны газлаштыру белән бәйле проект-смета документациясе эшләнә диләр. Мондый исемлеккә әлегә Советское, Акаевка һәм Мельцапино авыллары керә. Дәүләт аларның да табигый зәңгәр ягулык белән яшәвен тели.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде