Мордовия табиблары баш миенә бик катлаулы операция ясаганнар. Аны 4 нче РКХ төбәк кан тамырлары үзәге белгечләре башкарды. Бу хакта үзенең telegram-каналында Мордовия башлыгы Артем Здунов язган.
Җитәкче Сергей Николаев пациент-ның авырудан ике елга якын интегүе турында сөйләгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә баш миенең яшәү өчен мөһим функцияләре өчен җаваплы булган урыннары янында шеш табылган. Моннан тыш, шеш аша нервлар үтә, аларга тәэсир итәргә ярамый иде. Операция кирәк булган һәм безнең табибларның бу вакытта шундый тәҗрибәсе бар иде инде.

«Бүгенге көндә Мордовиядә мондый операцияләр бары тик бездә генә башкарыла, – дип билгеләп үтә 1 нче региональ кан тамырлары үзәге җитәкчесе Сергей Николаев. - Бу безнең республика өчен сирәк очрый торган операция: мондый операция соңгы тапкыр берничә ел элек башкарылган иде. Ләкин быел Зубово-Поляна районыннан безгә йөзнең уң ягын селкетү турында зарланган пациент килде. Авыру аны ике елга якын борчый, хатын препаратлар кабул итә, әмма дәвалаудан бернинди дә нәтиҗә булмый. Безнең хастаханәдә кирәкле тикшерү үткәрелде, баш миенең МРТ ясалды. Без операция кирәклегенә инандык».
Авырлыгы шунда ки, шеш аша нервлар үтә: йөз, күз хәрәкәте (лицевой, глазодвигательный). Бу нервларны имгәтү тупас неврологик катлаулануларга, мәсәлән, йөзнең кыйшавына китерәчәк. Өстәвенә, шеш баш миенең организмның мөһим функцияләре - йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш үзәкләре өчен җаваплы булган урыннары янында урнашкан. Шуңа күрә эш нечкә, ювелир микрохирургия булган. Операция микроскоп астында, баш сөягендәге кечкенә тишек аша башкарылган.
Операция өч сәгатьтән артык барган. Эш нечкә, микроскоп астында кечкенә тишек аша эшләнгән. Барысы да уңышлы үткән. Үз - үзен тою турында хәзер хатын-кызга яхшырак, табиблар күзәтүе астында аякка баса.
Билгеләп үтелгәнчә, мондый операцияләрне алга таба да Рес-публика клиник хастаханәсендә үткәрәчәкләр.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде