Кыскача гына Мордовия халкының алдакчылардан зыян күрүчеләре турында.
Мордовия башлыгы Артём Здунов үзенең телеграммаларында шулай дип язган: «Уяу булу мөһим: мошенникларның гамәлләреннән гади гражданнар зыян күрә. Көн саен Мордовия халкы арасында телефон алдаулары корбаннары турында мәгълүмат алам. Еш кына җинаятьчеләргә соңгы акчаны социаль хезмәткәрләр, укытучылар, пенсионерлар, студентлар бирә. Мошенниклар акча эшләүнең җиңел ысулларын, акчаны ашыгыч күчерүне, куркыныч астында куркыныч гамәлләр кылуны һ.б. тәкъдим итәләр. Бу очракта үзеңне ничек тотарга икәнен белү һәм бу турыда олы туганнарыңа һәрвакыт искә төшерү мөһим. Әгәр дә билгесез номердан сезгә шалтыратып акча турында сөйләсәләр - шунда ук аралашуны туктатыгыз, шалтыраткан номерны блоклагыз. Һәм, һичшиксез, Стоп мошенник каналына язылыгыз. Монда сезнең шәхси мәгълүматны һәм чараларны саклау ысуллары турында җентекләп язылган».
Банклар мошенникларның һөҗүм-нәрен кире кага. Ләкин уяу булырга кирәк. Алданган алдау операцияләре саны ике ярым тапкырга диярлек артты. Икенче кварталда банклар клиентларның хисапларына 6,5 миллионнан артык һөҗүмне кире какты, ә бер квартал элек 2,7 миллион иде.
Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, кызганычка каршы, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. Шундый очраклардан да сак булыгыз! Россия Эчке эшләр министрлыгының ММО «Торбеевский»га Владимир өлкәсенең Киржач шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек хатын-кыз (ул вакытта Торбеево районында туганнарында кунакта булган), кылган алдау турында гариза белән мөрәҗәгать итә.
Кыз сөйләгәнчә, аңа билгесез кеше шалтырата, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның банк счетлары белән кылынган алдау гамәлләре турында хәбәр итә.
Шәхси счетларга керүне тыю өчен аңа кушымтаны (приложение) бирелгән сылтама буенча йөкләргә (скачать) кирәк була, ул чынлыкта смартфонны читтән торып идарә итү (управление) программасы булып тора.
Карак, гариза бирүченең кесә телефонына дистанцион керү мөмкинлеген алгач, онлайн-банктан файдалана һәм аңа төрле банкларда берничә кредит рәсмиләштерә. Шуннан соң 3 744 585 сум урлый.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының фәнни-тикшеренү институты, хәтта бу программалар рәсми интернет-кибетләрдә булса да, билгесез кешеләр үтенече буенча үз смартфонына бернинди кушымталар урнаштырмаска киңәш итә. Әгәр дә сездә ерактан керү программасы урнаштырылган икән, беркайчан да аның аша смартфонга таныш булмаган кешеләргә кермәгез.