Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары (Заместитель Председателя Правительства РМ) Батыр Эмеевич Эмеев эшкуар Айдар Фаиль улы Шафеевны шәхси кабул итте. Очрашуда ул бер ел элек, дусты белән бергә, гаилә сабын җитештерү производствосын ачканын сөйләде. Айдарны сату базарларын киңәйтү, шулай ук төрле күргәзмәләрдә, форумнарда һәм чараларда катнашу кызыксындыра. Очрашу барышында аның белән маркетплейска чыгу мөмкинлеге һәм «Магнит» челтәренә җитештерүне оештыру турында фикер алыштылар. Батыр Эмеев  үз ягыннан барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә вәгъдә бирде.
Шулай ук «Шафеев» ИП продукциясе барлык экологик таләпләргә җавап бирә һәм «Халәл» сертификаты алган, әмма шуннан соң да җитештерүче яңа технологияләрне сынап карауны һәм кертүне дәвам итә; продуктның сыйфатын даими күтәрә.
Үз эшенә карата мондый мөнәсәбәт тирән хөрмәт уята, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, ул авырлыклар алдында туктамый һәм үсеш өчен барлык юлларны куллана. Аның тарихы күпләр өчен үрнәк һәм мотивация булып хезмәт итәр дип ышана Б.Э.Эмеев.