Түбән Новгород өлкәсендә 17-18 август көннәрендә сыерларны машина белән саву операторлары арасында 28 нче Бөтенроссия һөнәре буенча иң яхшысы конкурсы узды. Сыерларны машина белән савуның иң яхшы операторы исеме өчен Россиянең 54 субъектыннан 63 катнашучы көрәште.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Мордовияне әлеге конкурста Рузаевка районы «Стрелецк» җәмгыятьчелегендә эшләүче, әлеге һөнәрдә 20 елдан артык хезмәт стажы булган Эдуард Сергеевич Александрин тәкъдим иткән. Тәҗрибә һәм төп уңыш– мөгезле малларны  тәр-бияләүче иргә карата мәхәб-бәт. Авыр хезмәт, әмма җитештерү күрсәткечләре - профессиональлекнең ачык дәлиле. Эдуард Сергеевич Александрин республикага бүләк белән кайтты. Үз категориясендә, ә ул – төрле яшьтәге ир-ат савучылары («Мужчины всех возрастов») ярышларда мактаулы 3 урынны ала. Конкурста катнашучыларга дүрт этаптан узарга һәм үзләренең теоретик белемнәрен, саву аппаратын сүтүдә һәм җыюда осталыкларын, санитар әзерлекләрен, сыерларны савуда тәҗрибәләрен күрсәтергә тәкъдим ите-лә. Ярышларның башыннан ук Эдуард Сергеевич лидерлар өчлегендә була. Әмма финал этап-ларында якташыбыз Пермь краеннан килгән коллегасына оттырды.
Чараны ачу тантанасында Эдуард Александрин агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Бүләкне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин тапшырган.
Әйтеп китәргә кирәк, татар милләтле сыер савучы операторларыбыз Мордовиядә бар иде. Бүген бу профессия ир-атларга татымый.

Н.ХӘЛИЛ