Августынның беренче декадасында Казан шәһәренең 183 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге белем оешмалары җитәкчеләре һәм татар теле укытучылары өчен семинар-киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе төбәкләрендә милли мәгариф өчен җаваплы кураторлар, милли мәктәп җитәкчеләре, татар теле укытучылары катнашты. Мордовия делегациясен РМ мәгариф министрлыгы белгече Надежда Васильевна Салмова җитәкләде. Делегат буларак Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбе директоры Эльвира Искандәр кызы Киреева, регионыбызның мактаулы татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Сания Спартак кызы Саляева (Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе), Светлана Равиль кызы Поташова (Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе), Луиза Низаметдин кызы Смакаева (Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе), Надия Мухаррям кызы Максутова (Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе) катнаштылар.

Киңәшмә “Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләр укытуның методик аспектлары” темасына багышланган иде.
– Хәерле көн, хөрмәтле милләт сагында торучы укытучыларыбыз, төбәкләрдә БТК канаты астында эшләүче татар оешмалары җитәкчеләре! Барыгызны да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламлим! Без барыбыз да милләт сагында, без аның үсеше өчен җаваплы. Читтә яшәүче милләт-тәшләребезнең карашы да Татарстанга, Казанга юнәлгән. Шул ук вакытта, Татарстан да читтәге милләттәшләребезне, милли мәктәпләрне, аның лидерларын, укытучыларын барлап, саклап, элемтәдә булып, методик ярдәм күрсәтеп, дәреслекләр белән тәэмин итеп, җәйге аланнар булдырып тора, – диде Данис Шакиров (Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе) чыгышында.
Ул шулай ук укытучыларны хокукый яклау һәм аларга методик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә, милли юнәлештә югары уку йортларында белгечләр әзерләү мәсьәләләренә дә тукталып узды.
Татарстан Республикасы Мә-гариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин да укытучыларны сәламләде.
– Татар теленә һәм әдәбиятына карата мәхәббәтегезне, нинди генә авырлыклар булуга карамастан, үз җирлекләрегездә, регионнарыгызда үстергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Бу безнең бергә алып барган уртак хезмәтебез. Барыгызга да көчле рух, матур сүз, исәнлек-саулык телим, – диде ул.
Киңәшмә кысаларында яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча чыгышлар тыңланган һәм мастер-класслар үткәрелгән.
- Төшке аштан соң барлык катнашучылар өчен пленар киңәшмә оештырылган иде. Чара кысаларында яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча чыгышлар ясалды. Катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, методик мастерскойлар эшләде: белем бирү процессында яңалыклар белән таныштык. Әдәби марафонны оештыручы Раил Гатауллин белән дә күрешергә насыйп булды. Салаватның яңа сезон концертын карау бәхете дә тиде. Гадәттәгечә, Казан безне җылы каршы алды,- диде аралашканда Сания Спрартак кызы Саляева.

Наилә НАСЫРОВА