Ләмберә авылы халкының бер бик тә матур гадәтләре яшәп килә: яшәгән урыннарын матур һәм уңайлы ясау. Мин сокланып бу турыда еш язып киләм: авыллары урамнарын, өй тирәләрен, бакчаларын чистарталар, яшелләндерәләр, бизәп торалар. Соңгы елларда ял урыннары булдыралар. Мәсәлән, Лямбирь авылының Сельхозтехника микрорайонында балалар мәйданчыгы төзеп бетерәләр инде.

Мәйданчык урыны билгеләнгән, кирәксезләре сүтелгән, туфрагы тигезләнгән һәм бу урында спорт мәйданчыгы, тирбәлеш-качели һәм эскәмияләрдән торган ял итү мәй-данчыгы, балалар почмагы урнаштырыла. Җирле хакимиятнең һәм авылдашларның ярдәменә өметләнәп, сүтелгән мәйданчык реконструкцияләнә һәм яңа технология буенча урнаштырыла. Ә авыл яшүсмерләре яңа мәйданчык турында хыялланып кына калмый; алар өлкән иптәшләренә теләп ярдәм итәләр, бер-берсеннән чиратлап көрәк алалар һәм ком тавын тигезлиләр. Балаларга тырыш хезмәтләре һәм омтылышлары өчен туңдырма сатып алганнар. ВКонтакте сайтында Рамиль Рифкать улы Макаев барысына да ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен белдерә: «...Бүген безгә 3 тонна вак таш һәм 5 тонна ком бүлеп бирделәр. Спорт мәйданчыгын төзекләндерү өчен, муниципаль хакимиятләр ярдәменнән башка, Мордовия Госсобраниесе депутаты, «Спецтранс-МАЗ» җәмгыятчелегенең генераль директоры Валерий Александрович Корнишин белән Александр Валерьевич Корнишинга, күрсәткән ярдәмнәре өчен, зур рәхмәт әйтәсебез килә».
Бу эшнең чын энтузиасты Рифкать улы Рамиль Макаев. Ләмберәдә туып үскән 20 яшьлек Рамиль Макаевны республикабызда максатчан спортчы буларак та беләләр. Ул балачактан ук җиңел атлетика белән шөгыльләнә, күп тапкырлар Россиянең төрле турнирларында Мордовия намусын яклый. Берничә ел элек (2021нче елны) Рамильне урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында региональ конкурста «Ел спортчысы» дип таныганнар. Быел егет җиңел атлетлар арасында Мордовия чемпионы һәм ГТО нормативларын үтәү буенча иң яхшысы булды. Ә һөнәрне ул әнисе үрнәгендә сайлаган: әнисе шәфкать туташы булып эшли. Рамиль дә Саранск медицина көллиятен тәмамлау турында диплом алды. Югары уку йортына профильле белгечлеккә укырга кереп, белем алуын дәвам итәргә планлаштыра. Әмма Рамиль спорт белән мавыгуга тугры кала.
- Хәзер шәһәр ишегалларында һәм кайбер авылларда урам тренажерлары белән заманча спорт мәйданчыклары җиһазландырыла. ФОК янындагы район үзәгендә дә шундыйларны урнаштырдык. Ә менә минем туган «Сельхозтехника» микрорайонымда физкультура белән шөгыльләнү өчен бернинди җайланмалар да булмады. Һәм күпфатирлы йортлардан килгән балаларга уйнарга урын юк иде диярлек, - дип сөйли егет эшне белеп.
Шуңа күрә Рамиль, дусты Тимур Ежов белән бергә, дүрт ел элек ишегалдында гомуми файдалану өчен үзләре бруслар урнаштырганнар. Ләкин бу гына җитми. Шуңа энтузиастлар микрорайонда күп функцияле спорт зонасы төзергә карар итәләр.
- Әйтик, челтәр-сетка волейбольная җәеп, ишегалды командалары арасында турнирлар уздырырга була, - дип уртаклаша Рамиль Макаев. - 15 июньдә без мораль һәм физик яктан искергән карусельләр һәм баланслау - селкенү җиһазларын реконструкцияләдек һәм спорт зонасы янында тирбәлешләр, комлык һәм эскәмияләр урнаштырырга телибез. Ачык һавада ял итү өчен шундый почмак барлыкка киләчәк.
Рамиль Макаев эшне барлык нечкәлекләрен исәпкә алып эш итә. Ул кайбер  спорт җиһазларын әтисе ярдәме белән дә төзи.
- Туфракны тигезләү, снарядларны монтажлау һәм ныгыту – асылда ике атналык эш иде. Ләкин тагын цемент, каркас өчен торбалар, алар өчен чылбырлар һәм беркетүләр кирәк, дип саный язма героебыз. - Беләм, хәзер торак пунктларны төзекләндерүгә юнәлдерелгән төрле дәүләт программалары бар. Бары тик гаризаларны рәсмиләштерү, конкурс сайлап алу һәм башка тиз булмаган процедуралар. Төзелеш материаллары өчен дә зур сумма таләп ителми.
Әмма берникадәр сумма кирәк. Шулай, 22 июльдә халык җыелышы үткән. Төзү материалларын алу өчен акча җыялар. Төрле җирдә яшәгән «Сельхозтехника» кешеләре булышыр дип уйлыйбыз.
Ә калганнарын без үзебез эшләя-чәкбез. Спорт, ял итү мәйданчыгын җи-һазландырырга ярдәм итүче меценатлар табылыр дип уйлыйм.
Сүз уңаеннан, Ләмберәлеләр балалары һәм оныкларының буш вакытларында сәламәтлек өчен файдалы эш белән мәшгуль булсыннар өчен матди ярдәм күрсәткәннәр. Кыскасы, Ләмберәдә үз көчләре белән йорт алды спорт һәм ял мәйданчыгы төзеп балаларга уңай шартлар тудыралар.

Фото Рамиль Макаев ВКонтакте битеннән
Наилә НАСЫРОВА