21 гыйнварда Саранск шәһәрендә “Татар бизнесменнары клубы” Мордовия Республикасы иҗтимагый оешмасының йомгаклау утырышы узды.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров сәламләде.
Ул чыгышында Россиядә 4200 татар авылы яшәп килә, ди. Алар арасында Мордовиядәге уникаль Ромодан районы Белозерье, Ләмберә, шул районның Аксён һәм башка авыллар булуын да атады.
Мордовия татар бизнесменнарының милли-мәдәни яңарышта, республиканың икътисадый эшчән-легендә актив катнашуы турында да сөйләде Фәнис улы Данис. Шулай ук 2024 ел татар дөньясы өчен Шәхесләр елы флагы астында узачагын искәртте. Туган мәдәнияткә ярдәм итүче эшмә-кәрләр дә күренекле шәхесләр – кичә дә шулай булган, бүген дә шулай.

Данис Фәнис улы Шакиров һәм башка чыгыш ясаучылар шулай ук быел март аенда булачак Россия Президенты сайлауларында актив катнашу кирәклеге турында да сөйләделәр.
“Илебезнең татар эшмәкәрләре үзләренең бердәмлекләрен һәм изге гамәлләр кылырга әзер булуларын күрсәтә, - диде Данис Фәнис улы. – Көч – бердәмлектә! ”
Узган елда башкарылган эшләр турында доклад белән татар бизнесменнары клубы җитәкчесе Гафур Галәв улы Абдрашитов чыгыш ясады. “Безнең клуб 2017 елның сентябреннән бирле эшли. Клубыбыз эшчәнлегенең бер юнәлеше – социаль проектларда катнашу – мәгърифәтчелек, спорт, мәдәни һәм башка чараларга ярдәм итү, шулай ук мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтү”, - дип чыгышын башлады ул.
Галәв улы Гафур оешманың хәйрия эшчәнлеге, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә чараларда һәм проектларда катнашулары турында сөйләде. Татарлар, иңгә-иң куеп, СВО зонасындагыларга һәм катнашучыларның гаиләләренә гуманитар ярдәм итәләр, Сабантуйларда катнашалар, төрле югарылыкта оештырылган бүтән милли-мәдәни чараларда катнашалар, аларны оештыруда ярдәм итәләр – болар санап киткән эшләренең берничәсе генә. Шулай ук Мордовия Республикасының социаль-икътисади (социаль-экономик) үсешенә татар бизнесы вәкилләре зур өлеш кертә.
Тагы чыгыш ясаучылар арасында Светлана Наиль кызы Кильдеева, Раис  Касим улы Аберхаев, Шамиль Зәкәрия улы Бикмаев, Шамиль Фатих улы Давыдов иделәр.
Аннары чарада “Татар бизнесменнары клубы” һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды. Аларны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, татар авылларыннан укытучылар, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре, дин әхелләре, эшмәкәрләр алды.
СВОда катнашучыларга, гаиләләренә Рәхмәт хаты һәм бүләкләрне Данис Фәнис улы Шакиров белән Гафур Галәв улы Абдрашитов тапшырдылар:
Альфия Мягзум кызы Киреева (Батырлык ордены белән бүләкләнгән, вафат булган Абдулхай Абдулхак улы Гульзаваров әнисе, Ромодан районы Белозерье авылы);
Алсу Зыя кызы Роднова (Батырлык ордены белән бүләкләнгән, вафат булган Александр Сергеевич Родновның хатыны, Ләмберә районы Аксёново авылы);
Дубенка районы Ломат авылы имамы Раиль хазрәт Мусинга 2023 елның февралендә вафат булган Руслан Ряхим улы Зульхарнеевның бүләге тапшырылды.
Альфия Исмаил кызы Кадеркаева (18 гыйнварда 2023 елда вафат булган Руслан Марат улы Кадеркаевның әнисе, Ләмберә районы Аксёново авылы);
Миразым Саяф улы Исмаилов (СВОда катнашучы);
Сабина Тагир кызы Гуданец (батальон командиры Иван Александрович Гуданец хатыны).
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бүләкләнделәр: Светлана Наиль кызы Кильдеева (Кадошкино районы Большие Поляны авылы төп мәктәбе директоры); Камиль Айса улы Бадретдинов (мөфти урынбасары, имам-мөхтәсиб); Раиль Рәхим улы Мусин (мөфти урынбасары, имам-мөхтәсиб); Равиль Сәйяф улы Миняев (җәмәгать эшлеклесе, татар бизнесменнары клубы әгъзасы); Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Альфия Асыйм кызы Максимова (Ләмберәнең «Алмаз» милли мәдәният бүлеге мөдире); Али Зәки улы Айзатуллин (Саранск шәһәренең “Ускудар” мәчете имам-хатыйбы); Руслан Рәстәм улы Максимов (җәмәгать эшлеклесе).
“Татар бизнесменнары клубы”ыннан Рәхмәт хаты һәм бүләк алучылар: Сания Спартак кызы Саляева (Рузаевка районы Татар Пешлә авылы мәктәбенең татар теле укытучысы); Равза Мукаддяс кызы Юмаева (Ләмберә районы Пензятка авылы мәктәбенең татар теле укытучысы); Долотказина Наилә Хафиз кызы (Кадошкино районы Большие Поляны авыл җирлеге башлыгы, “Дуслык” ансамбле җитәкчесе); Светлана Наиль кызы Кильдеева (Кадошкино районы Большие Поляны авылы төп мәктәбе директоры); Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева (Кадошкино районы Большие Поляны авылы мәктәбенең татар теле укытучысы); Ромодан районы Белозерье урта мәктәбе укытучылары – Гөлнара Исмәгыйль кызы Азисова, Равилә Саяф кызы Манерова, Гөлсинә Наиль кызы Бикмаева, Ләйлә Ракит кызы Сайфуллова.
Имамнар: Наиль Хәким улы Халиков белән Наиль Зәки улы Айзатуллин.
Тренерлар: Айса Касыйм улы Сафаров (грек-рим көрәше буенча тренер); Ринат Ислам улы Ишалиев (тренер-укытучы); Няим Рафик улы Янгличев (футбол буенча тренер); Равиль Асымович Асаинов (хоккей командасы тренеры).
Татар бизнесменнары клубының йомгаклау җыелышында Мордовия мәдәният, милли сәясәт һәм архивлар эше министры урынбасары Альберт Борисович Сявкаев катнашты.

 

Наилә НАСЫРОВА