Медицина хезмәткәре көнен быел 18 июньдә (киләсе елда – 16.06.) бәйрәм иттек. Бу профессия вәкилләренә һәрвакыт рәхмәтле без. Алар турында бәйрәм көнне генә түгел, еш язсак та аз булыр, дип уйлыйм.
Зульфия Шамиль кызы Дулатова җан чакыруы буенча күпкырлы һәм мавыктыргыч медицина мохитенә эләгә һәм үзен рак кебек җитди һәм көтелмәгән авыру белән көрәшкә багышлау өчен аның иң катлаулы өлкәсен – онкологияне сайлый, дип яза Семен Кильгишов “Торбеевские новости” газетасында. - Аның эшендә мәҗбүри сыйфатлар булып профессионализм, игелеклелек һәм шәфкатьлелек тора. Бу сүзләргә нигез буларак Зульфия Шамиль кызының түбәндәге фикере тора.
- Чын фән күп нәрсә эшли ала. Хәзерге вакытта мөмкин булмаган нәрсә кайчандыр гамәлгә кертеләчәк һәм киләчәктә хакыйкать булып чыгачак; һәрвакыттагыча (постоянно) бер генә нәрсә өстенлек ала - кеше ярату. Бөек медицина реформаторы Парацельсның билгеле җөмләсе бар: «Табибның йөрәгендәге көче, даруның иң зур нигезе – мәхәббәт», - ди Зульфия Шамиль кызы Дулатова медицина хезмәткәрләре турында.
Язма героебыз белән кыскача таныштырып алабыз. Зульфия Шамиль кызы Дулатова табиб булачагын ул балачактан ук белгән. Мәктәптә укыганда гербарияләр төзи, шифалы үсемлекләр җыя һәм киптерә. Максатына ныклап барып, үз - үзен онытып, беренче пациентларын - йомшак уенчыкларны, курчакларны, бераз соңрак - ярдәм таләп иткән урамдагы җәрәхәтләнгән хайваннарны дәвалый. Зульфия Шамиль кызы мәктәпне тәмамлап Н.П.Огарев исемендәге университетның медицина факультетына белем алырга керә һәм аны 2000 елда уңышлы тәмамлагач, Торбеево үзәк район хастаханәсендә мөстәкыйль хезмәт эшчәнлегенә керешә.
Шул вакыттан бирле ул үз пациентлары өчен дәвалаучы табиб кына түгел, ә шулай ук психолог та. Шамиль кызы Зульфия котылгысыз хәлне факт итеп кабул итәргә, куркуларны һәм кичерешләрне җиңәргә, ихтыяр көчен табарга, өмет уятырга һәм авыруны җиңүгә ышаныч уятырга ярдәм итә. Чынлап та, табибларның көчләре - йөрәкләрендә. Ә дәвалау могҗизалары авырулар караваттан күтәрелгәч була. Аларның күбесе ак халатлы, батырлыгы, чиксез игелеге, назлылыгы, җылы карашы, илаһи нурлар белән яктыртылган кебек, йомшак бәрхет тавышы, авыртуны һәм кайгыларны баса торган бу сөйкемле хатын-кыз алдында башларын түбән иеп торалар. Ләкин уңышлар артында күрәзәчеләр һәм сихерчеләр түгел, ә Зульфия Шамиль кызы Дулатова һәм аның хезмәттәшләре кебек фидакарь табиблар тора; алар башкаларның исәнлеге өчен үзләрен кызганмыйча эшлиләр.
Табигать авыруны китереп чыгара да, дәвалый да, шуңа күрә аның күренгән һәм күренмәгән процессларын, шулай ук аларның якын һәм ерак нәтиҗәләрен белергә кирәк. Онкология белгечлеге медицинаның тар тармагы дип уйлау дөрес түгел. Диагнозны дөрес кую, аның яман шеш формасыннан авыруның яхшы барышын тану өчен иммунология, фармакология, эндокринология, пульмонология, гинекология, гематология кебек өлкәләрдә киң белемгә ия булырга кирәк, дип сөйли Зульфия Шамильевна Дулатова.
Әмма шуны онытмаска кирәк, егерме беренче гасырның Россия табибы - биология, химия, физика өлкәсендәге генә белгеч түгел, ә бөек Н.Пирогов, Н. Склифософский, Л.Рогозов һәм башкалар тарафыннан салынган традицияләрнең варисы; тарих, философия, мәдәни җәмгыять тенденцияләре белгече, киң күзаллауга, иҗади сәләтләргә ия. Бу критерийларның барысына да бүгенге хикәянең герое Зульфия Шамиль кызы Дулатова – искиткеч табиб, күп балалы әни, кайгыртучан хатын, «Мордовия хатын-кызлары берлеге» иҗтимагый оешмасының активистына тулысынча туры килә.

Наилә НАСЫРОВА