Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемен-дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти-тутының комплекслы экспедициясе Ләмберә һәм Ромоданово районнары татар авылларында эшләде. Галимнәр безнең республика территориясендә ике атна иделәр – Ләмберә районның биш һәм Ромодан районының ике авылында – Белозерье белән Алтарда булдылар.
Халык иҗаты бүлеге мөдире филология фәннәре кандидаты Ильмир Ильдар улы Ямалтдинов әйтүенчә, экспедиция составында милли мирасның төрле аспектлары белән шөгыльләнүче белгечләр - лингвистлар, фольклорчылар, музыка белгече, язма чыганакларны өйрәнүче археограф, халык һөнәрләре белән кәсепләре буенча сәнгать белгече һәм хәтта борынгы язмаларны, шул исәптән кабер ташларында сурәтләнгәннәрне тикшерүче эпиграфист та бар. Экспедиция составындагы галимнәр башта Ләмберә район үзәгендә иделәр, аннары Черемишево белән Пензятка авылларында татар халык авыз иҗаты җимешләрен, көнкүреш әйберләрен, тарихи истәлекләр материалларын җыйдылар.
– Халык мәдәнияте вәкилләре белән беренче очрашулар үз нәтиҗәләрен бирде инде, - ди Ильмир Ямалтдинов. - Черемишевода, мәсәлән, безгә җирле үзенчәлекләр белән милли стильдә башкарылган бөтенләй аутентик чүкеп ясалган акчалар эләкте. Без халык җырын яздыра алдык, ул күп буыннар дәвамында авыздан-авызга тапшырылып килә. Әлбәттә, язма чыганаклар белән эш күпкә катлаулырак. Ләкин без эшне дәвам итәбез.
Әйтеп китәргә кирәк, 1957 елда Татарстан галимнәре Мордовиянең бөтен территориясендә татар халкының тормышын тикшергән иделәр. Шул исәптән этнографик экспедиция Ләмберә белән Ромоданово районнарында да булган. Ә бү-генге материаллар әлеге тикшеренүчеләр өчен нигез булып хезмәт итәчәк.
Казан кунаклары, фольклор тикшеренү-ләренең икенче атнасында, Саранск шәһәре Мордовия хөкүмәте каршындагы гуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институты (НИИ гуманитарных наук при Правительстве РМ) коллегалары тарафыннан оештырылган «Фольклор ландшафты бүген» («Фольклорный ландшафт сегодня») халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Казан галимнәре билгеләп үткәнчә, Мордовия татарлары юмартлык һәм кунакчыллык белән аерылып торалар. Үз чиратында, Татарстан фольклор җыючылары, табышларның бер өлешен Саранск краеведлары белән уртаклашып, И.Д.Воронин исемендәге музейга (Республиканский музей им. И.Д.Воронина) Ләмберә осталары белән өйдә тукыган сөлгеләрне бүләк иттеләр. Моннан тыш, РМ Хөкүмәте каршындагы гуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институты директоры Галина Куршева Казан коллегаларының якташыбыз, танылган фольклорчы һәм музыкант Владимир Ромашкинның фәнни тикшеренүләрен бастырып чыгаруда ярдәм итәргә тотынуларын хәбәр итте. Милли фольклор әсәрләренең текстлары һәм аларның нота партитурасы фәнни өлеш белән беррәттән басылып чыгачак. Җыентыкны быел ук чыгарырга ниятлиләр.
Үзенчәлекле фольклор материалын экспедиция галимнәре Ромоданово районы Белозерье, Алтар авыллары картларыннан язып алганнар. Андагы җирле үзенчәлекләр фән өчен бик тә кызыклы.
Татарстан галимнәре эшләрен Ләмберә районы Аксён, Инят авылларында дәвам иттеләр.
Экспедициядә тупланган материаллар озак еллар дәвамында җитди академик тикшеренүләр өчен нигез булачак. Алар нигезендә фәнни мәкаләләр язылачак, ә алар үзләре фәнни басмада гомумиләштереләчәк.

Наилә НАСЫРОВА