Яңа һәм иске урыннарда, безнең гаҗәпкә каршы, Большеберезник районы Нерлей ягында каен гөмбәсе - подберезовиклар чиләге белән җыйдык, дип сөйлиләр. Анда берничә подосиновик та табылган.
Наталья Моисеева уңышлы ау белән үзенең ВКонтакте битендә үткән атна мактанган иде инде. Ромоданово районы Липки урманыннан подосиновиклар белән бергә, бер ак гөмбә дә тапканнар. Мордовия гөмбәчеләре Старошайгово, Кадошкино районындагы гөмбә урыннары быел әлегә кадәр коры иде, диләр. Аномаль эссе җәйдән соң нык кипкән гөмбәлекләрне активлаштырырга яңгырлар яуса да, әлегә бик ук җитешле дәрәҗәдә түгел. Шуңа да урманнарда 4 класс янгын курнычы бар әлегә, диләр. Сак булыгыз! Бүгенгә яңгырлар Мордовиянең төрле районнарында яуды, гөм-бәләр чыкты, хәтта гөреҗдә (грузди) дә; аларны кисеп җыясымы, әллә борыпмы, дигән сорау туа. Микологлар әйтүенчә, аерма юк. Тамыр системасына тегеләй итсәң дә, болай итсәң дә зыян килми. Гөмбә тамыры - дөресрәге гөмбәлек - миллиард җепселләрдән гыйбарәт, аларның бер өлеше үлеп, даими яңарып тора. Пычак белән кисеп җыю уңайлырак.
Авыл хуҗалыгы белән интенсив шөгыльләнгән кырлар янындагы агачлыклардан гөмбә җыярга киңәш ителми. Ашлама керткәндә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәрткәндә гөмбәлекләр кеше өчен агулы матдәләрне үзләренә җыя. Шул ук сәбәп аркасында гөмбәне автомобиль трассаларыннан һәм тимер юл буйларыннан да җыймау хәерле. Гомумән алганда, шәһәрдән 50-100 чакрым ераклыкта (экологик яктан чагыштырмача чиста җирлекләрдә) җыйсагыз, агулану куркынычы кимрәк.
Катнаш урманнарда төрле гөмбәләр үсә. Бер гөмбә очратсагыз, китмәгез, аның яныннан гөмбәнең зур «гаиләсен» эзләгез, чөнки җир астында тамыр системасы - гөмбәлек колач җәйгән була. Ә җыйган уңышны кәрҗингә яшь һәм нык, кортсыз гөмбәләрне генә салыгыз. Бер генә кортлысы булса - барысын да сәгать эчендә кортлата. Чебен личинкалары һәм курчак метаболитлары гөмбәне агулап, кешегә зарар китерә ала. Өйгә кайту белән эшкәртергә җай чыкмаса, гөмбәне суыткычка куеп торыгыз, әмма бер тәүлектән дә озаграк тотмагыз - гөмбә озак сакланмый. Бары тик җәймәле гөреҗдә (пластинчатые грузди), әтәч гөмбәсе, баллы гөмбә (опята) генә биш көнгә кадәр сакланырга мөмкин. Әйтеп китәргә кирәк, грузди-гөрәҗдә гөмбәсе калкып чыкты, төрле урманнарда (фото «Грибники Мордовии» сайтыннан алынды) җыялар.
Гөмбә җыйгандагы алтын кагыйдәләрне онытмагыз - белмәгән, танымаган гөмбәне алмаска! Мордовиядә меңнән артык гөмбә төре очрый. Тәҗрибәгез булмаса, һәрвакыт тәҗрибәле юлдаш ияртегез. Гөмбә җыя башлаганда иң еш очрый торган өч гөмбәне аерырга өйрәнегез: ак, каен, усак гөмбәсе - башта шуларны гына җыеп карагыз.
«Дошманны» танып белергә кирәк. Агулы гөмбәләрнең төп билгеләре: эшләпәсендә ябышкак кунык (липкий налет) була, тәмсез исле, кискән урынында төсе үзгәрә, төбе аска таба юаная, төбендәге юанаеп киткән, күкәйсыман формада урыны була, сабында боҗра - якасы була.
Үзегез таныган ашарга ярак-лы гөмбәләрне танымаган, шикле гөмбәләр белән бергә салмагыз һәм аларны бер ук пычак белән кисәргә ярамый.

Н.ХӘЛИЛ