Мордовия Республикасы буенча ОСФР (Центра общения ОСФР по Республике Мордовия) аралашу үзәге активистлары экскурсия белән искиткеч урында – Дубенка районы Ломаты авылы музеенда булдылар. Үткән ай башында шулай ук Чамзанкада яшәүче Ломатлылар да туган авыллары музеена килгән иделәр.
Дубенка районының Ломаты татар авылы кызыклы һәм үзенчәлекле: мордва-әрзәләр һәм руслар белән янәшә яшәп, халык үзенең милли йолаларын һәм иң мөһиме – телен саклап калган.
Ветераннар оешмасы рәисе Венера Сәлахетдин кызы Алеева, Ломат музее җитәкчесе Мязидә Якуб кызы Муракаева белән, туган авыллары кунакларын бик җылы каршы алдылар. Экскурсия башында Мязидә Якуб кызы диварда урнаштырылган мәгълумат белән таныштырды: фотоларын күрсәтеп туган авыллары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашлары турында сөйләде. Сугыштан кайткач, аларның күбесе колхозда, мәктәптә эшләгәннәр, үзләренең кечкенә Ватанын тергезгәннәр. Аннары музейда сакланган барлык экспонатлар турында җентекләп экскурсантларга ишеттерде: эш кораллары, өрләгеч-прялка, солдат фляжкасы, чистарту тактасы, көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, татар орнаменты белән чигелгән сөлгеләр, шулай ук борынгы кулъязма китаплар һәм башкалар, һәм башкалар... Кунаклар татар халкы тормышы, көнкүреше, дине турында Мәзидә Якуб кызы хикәясеннән күп кызыклы нәрсәләр белделәр һәм хәтта ялан аяк, милли киемнәр киеп, яшел үләндә йөрделәр.
Сүз уңаеннан, экскурсиягә килгән олылар белән оныклары да килгән иде. Алар өчен бу экскурсия татар халкының гореф-гадәтләрен яхшырак белергә ярдәм итте. Ә соңыннан, чын татар кунакчыллыгы нәрсә икәнен белде кунаклар: экскурсия тәмамланганнан соң хуш исле үлән чәе, тәмле татар пәрәмәчләре, «колаклары», тәм-томнар белән сыйландылар! Чәй эчкәннән соң, барлык катнашучылар бергә фотога төштеләр. Бу онытылмаслык чара өчен Мязидә Якубовна һәм Венера Сәлахетдиновнага зур рәхмәт әйтеп, зур уңай эмоцияләр белән таралыштылар экскурсиядә булганнар.

Наилә НАСЫРОВА