Мунча себеркесенә дигән агач ботак-ларын Питрауга кадәр, яшь ботакларда сок кибәргә өлгергәнче, коры көндә, төштән соң, чык тамчылары кипкәч җыярга кирәк, икән. Ә Мордовиянең көнбатыш якларында Троча (Троица) җиткәч винек җыя башларга ярый (имән винеген) дип сөйли иде картлар.
Безнең респубдикада каенның да, имәннең дә яшь сабакларының калыннарын эчкә, йомшакларын тышка калдырып бәйлиләр. Аны артык авыр бәйләмибез, чөнки ул суга салгач - бер, парда тоткач ике тапкыр авырая. Әзер себеркене салкынча, җиләс урынга элеп киптерергә кирәк. Каен себеркесе тәнне ныгыта, дезинфекция ясый, бәвел һәм тир бүлеп чыгара. Имән себеркесе антисептик, йогышсызландыру сәләтенә ия. Мондый себерке бигрәк тә гипертониклар өчен файдалы. Аны августның икенче яртысыннан сентябрьгә кадәр дә әзерлиләр.
Имәннеке Мордовиянең көнбатыш районнарында яшәгән татарлары арасында бик популяр. Тик аны ясаучылар аз. Моннан тыш, имән бөтен кешегә дә ярап бетмәскә мөмкин. Бары тик сау-сәламәт кешеләр генә аның белән чабына ала. Имән тирәсендә әрекмән (репей, лопух) үсә икән, винек өчен иң яхшы агач шушы дип санала. Имән ботакларыннан ясалган себерке белән өч-дүрт мунчада чабынып була.
Юкә себеркесе - барлык мунча себеркесенең патшасы, диләр. Ул сулыш юлы авырулары вакытында, салкын тигәндә файдалы. Аны юкә чәчәк аткан вакытта җыялар. Быел яз иртә килгәнгә, Мордовиядә каен винеген җыйдык инде. Кайберәүләр җыярга җыена гына. Соң түгел.
Артыш себеркесе дезинфекция ясый һәм бактерияләргә каршы тора. Шомырт себеркесе хуш исле, шуның өстенә ул чистарткыч, йогышсызландыру һәм антисептик үзлеккә ия.
Миләш, зирек, юкәнеке... Сүз дә юк, винекне теләсә кайсы агачтан әзерләргә була. Аларның барысы да кеше организмы өчен бик файдалы. Берничә төрле агачны бергә кушып эшләсәң, тагын да яхшы. Гадәттә, агачның төренә карап, аларны август аена кадәр киптереп куярга була. Бары тик бер уртак кагыйдәне генә онытырга ярамый – ботак яшь, сыгылмалы булырга тиеш. Моннан тыш, ылыслы агачлардан да себеркеләр хәстәрләп куярга була. Тик яфраклы агачлардан аермалы буларак, кипкәннән соң ылыслар коела башлый.
Белеп тор! Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы винек әзерләгәндә теләсә кайсы урыннан агачларны ботарламас-ка киңәш итә. Сирәкләргә кирәк булган урман биләмәләреннән, янгынга каршы булган юллардан, электр линиясе узган җирләрдән, су баса торган урыннардан, урманнарны сирәкләргә кирәк булган мәйданнардан гына әзерләргә кирәк. Теләсә каян җыйганда, урманчылар халыкны штрафка да тартырга мөмкиннәр.
Үзеңә зыян китермәс өчен, мунча себеркесен юл яны территорияләрдән, пычрак урман читләреннән җыярга ярамый. Саулык җыям дип зыян китерүегез бар.

Н.ХӘЛИЛ