Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә.
Быел әлеге бәйрәм 28 июньгә туры килә. Без барлык Россия мөселманнары белән бергә бәйрәм итәбез. Бу көнне Мордовия мәчетләрендә Корьән уку белән башлана, вәгазьләр сөйләнә, бәйрәм намазы укыла, хөтбә үткәрелә. Аннары корбаннар бугазлау башлана.
Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Бу - 28, 29, 30 июнь көннәре. Мөселманнар өчен әлеге бәйрәм - көнкүрешләрнең аерылгысыз бер өлеше. Ул гасырлар дәвамында үткәрелеп килә, шул вакыт эчендә аның асылы үзгәрмәгән.
Изге бәйрәм белән котлыйбыз сезне, хөрмәтле якташларыбыз!