Безнең илдә 22 июньдә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу көнне иң куркыныч һәм канкойгыч сугыш башланды.
Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны саклаганда гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә 15-22 июньдә онлайн-форматта «Хәтер шәме» гомуммилли акциясе узды. Анда Мордовиянең дә төрле почмагында яшәгән яше-карты катнашты.
2023 елның 21 июньдә, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Саранск үзәгендә «Сугышның утлы картиналары» халыкара акциясе узды. Җиңү мәйданында Ватанны саклаучылар истәлегенә ике мең шәм белән Ватан сугышы ордены сурәтләре балкып торды. Акциядә сугыш һәм хезмәт ветераннары, РМ Дәүләт Җыелышы каршындагы Яшьләр парламенты, Мордовия Яшьләр хөкүмәте, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, волонтерлар, эзләүчеләр, Мордовия башкаласы халкы һәм кунаклары катнашты. «Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты һәм «Бердәм Россия» партиясе бу акция тирәсендә яшь буынны берләштерә, чөнки без хәтер исән чакта исән. Бу хәтерне саклау мөһим. Яшьләрдә Ватаныбыз һәм хәзер дә безнең чикләрне һәм тыныч күкне сак-лаган һәм саклый торган сугышчылар өчен горурлык хисе тәрбияләү мөһим», - дип билгеләп үтте Мордовия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Галина Лотванова.
Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә бер минут тынлык белән хөрмәт күрсәттеләр. Чара тәмамланганнан соң республиканың иҗтимагый, яшьләр, ветераннар оешмалары вәкилләре сугыш елларында һәлак булган Мордовиядә туган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Мордовиянең һәр почмагында, шул исәптән һәр татар авылында Бөек Ватан сугышында вафат булганнар һәйкәлләрен тәртипкә керттеләр. Мәсәлән, мәктәбе булган татар милләтле кешеләр яшәгән урыннарда, шул исәптән Темников районы Тархан авылы «Тархановский» авыл клубы хезмәткәрләре, Шарифҗан кызы Нюрия Муратова җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга һәйкәле территориясен тәртипкә китерделәр. Тагы Мордовиябездә Шәриф Камалыбызны тудырган зур авылларның берсе булган Рузаевка районы Татар Пешлә авылы администрациясе, клуб белән БИТ-21 мобиль китапханәсе хезмәткәрләре «Чиста хәтер» акциясендә һәйкәлләрен чистарттылар. Аларга мәктәпләре кушылып «Хәтер шәме» акциясен үткәр-деләр.
Латышовка авылы обелискы янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер вакыттан көчлерәк» митингы узды. Ватаныбыз өчен көрәштә һәлак булганнарга хөрмәт күрсәтү өчен Латыш урта мәктәбенең мәктәп яны лагереннан балалар, Латышовка авыл җирлегенең битараф булмаган кешеләре һәм хакимият вәкилләре килде. Ә 22 көнне Россиядә һәм шул исәптән Мордовиядә Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үттек.

Наилә НАСЫРОВА