Мордовия хуҗалыклары мал-туарга азык әзерли.
Бар булган исәпләүләр буенча, җәмәгать терлекчелегенә азык әзерләү сезонында, туклыклы кышлауны тәэмин итү өчен, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермерларына 94 мең тонна печән, 650 мең тонна сенаж, 750 мең тонна силос әзерләргә туры киләчәк. Ләкин бу-минималь программа. Реаль исәп-хисап ел ярымга азык запасы белән. Шул ук вакытта иң мөһим бурыч – югары сыйфатлы азык әзерләү. Бу максатка нәкъ менә азык культураларын иртә вакыт эчендә җыеп алу һәм алардан азык әзерләү технологиясен үтәү ярдәм итә. Мәсәлән, Ләмберә районы Николаевск бүлеге идарәчесе Сергей Агафонов ирешкән нәтиҗәдән канәгать:
- Без һава торышы биргән барлык өстенлекләрдән файдалана алдык. Эш биш көн генә дәвам итте. Бу вакытта басуларда 10 берәмлек техника һәм силос салуда 3 берәмлек техника җәлеп ителә. Нәтиҗәдә, эшләр вакытында башкарылган. Без 2000 тоннадан артык сенаж салдык.
Эш темплары һәм сыйфаты заманча техника белән тәэмин ителгән. Механизаторлар яңа тракторлар һәм Ватан җитештергән комбайннар кулланганнар. Әмма башкаручылар үзләре дә аз өлеш кертмәгән.
Сенаж әзерләү тәмамлангач, хуҗалык тырышлыгы язгы культураларны сиптерүгә юнәлтелгән.
Ә Чамзинка районы берьеллык үләннәрдән азык әзерләүгә керешкән лидерлар өчлегенә керә. Күпьеллык үләннәрне җыю тәмамлана, планлаштырылган 2 872 гектардан 2 451 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган, шулардан 17 896 тонна сенаж, бу 2023-2024 елларның кышлау өчен азык әзерләү планының якынча 50% тәшкил итә. Бу эшләр белән параллель рәвештә чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен эшкәртү актив алып барыла. Моннан тыш, Чамзинка аграрийлары республикада беренчеләрдән булып берьеллык үләннәрне җыюга керештеләр. Бүгенге көндә әлеге культураның 40% чамасы кырылган, дип хәбәр итә Мордовиянең Минсельхозпроды.

Н.ХӘЛИЛ