Мордва милли драма театры сәхнәсендә «Мокшень щам» - «Мокшанский костюм» милли костюмы күрсәтелде. Бу быел январьда «Якстерь тяштеня» балалар - яшүсмерләр журналы тарафыннан игълан ителгән «Минем мокша костюмым» конкурсы нәтиҗәсе иде. Ярышта 12 яшькә кадәрге балалар катнашты. Республиканың барлык мокша районнары тәкъдим ителгән конкурс җиңүчеләре сәхнәдә эксклюзив киемнәрен күрсәттеләр.

Милли костюм - һәр халыкның горурлыгы һәм байлыгы. Аны чигү, ясау һәм кию традицияләрен саклап калу һәм, әлбәттә, бу традицияләрне балаларга тапшыру мөһим. Ярышта иң яшь катнашучыга 2,5 яшь, ә иң өлкәненә - 14. Сер түгел, Мордовиянең һәр мокша районында, ә бу Темниковский, Зубово-Полянский, Торбеевский, Атюрьевский, Ковылкинский, Инсарский, Рузаевский, Ельниковский һәм Краснослободский, милли костюмның үз үзенчәлекләре. Бу - әйберләр саны да, бизәнү әйберләренең бер төре дә, хәтта милли чигү дә.

Мордовия Республикасы Главасы Артём Здунов исеменнән чарада катнашучыларны Мордовия Республикасы Главасы һәм Мордовия Республикасы Правительствосы Администрациясе җитәкчесе урынбасары һәм Мордовия Республикасы Главасының матбугат хезмәте җитәкчесе (руководитель Пресс-службы Главы Республики Мордовия) Е.В.Башкирцева сәламләде.
«Главой Мордовии 2023 год в рес-публике объявлен годом народного единства. Президент страны уделяет большое внимание вопросам сохранения национальной культуры и идентичности. Основой нашего единства он называет преемственность поколений, верность традициям и высокое духовные ориентиры, которые у нас есть. И сегодня мы здесь это видим. Потому что бабушки, дедушки, родители рассказали вот этим малышам о наших традициях, костюмах и всё это они сохранят в своих сердцах и обязательно передадут своим детям»,- отметила Елена Башкирцева.
Кырыктан артык бала «Якстерь тяштеня» журналының баш мөхәррире Вера Брындина кулыннан дипломнар һәм бүләкләр алды. Чараның спонсорлары Мордовиядән читтә яшәүче мокша якташлары да.
«Без Мордовиядән генә түгел, ә илебезнең башка субъектларыннан да 200дән артык фото алдык. Призлы урыннарны алучыларны билгеләү безгә авыр булды. Конкурста катнашучыларның барысы да җиңүче булды. Бу телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне һәм халык тарихын саклауга үз өлешен кертүче мәгънәле бәйрәм. Безнең модельерлар - буш вакытларында дөньяны матуррак итә торган гади кешеләр; аларга, кыйммәтле хезмәтләре өчен, зур рәхмәт белдерәсем килә. Мәсәлән, Рузаевка районы Мордва Пишлесында оста Галина Епифанова яши. Ул җирле «Лихтибряня» халык ансамбле өчен киемнәр тегә, ә авылның туган якны өйрәнү музее курчаклары өчен - миниатюрада мокшаларның милли костюмнарын тегә. Ансамбльдә катнашучы һәм балалар конкурсында җиңүче Алина Тепушкина көн саен милли кием кияргә теләве турында сөйләде, чөнки күлмәк һәм муенсалар хәтта аның кебек яшь кешене дә бизи», - дип сөйләде конкурсны оештыручы, «Якстерь тяштеня» журналының баш мөхәррире Вера Брындина.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде