Бишенче ел беррәттән, сәләтле балалар өчен Мордовиянең Краснослабодск районындагы «Сивинь” җәйге ял лагере базасында “Яшә, туган тел!” этномәдәни регионара сменасы эшли. Быел ул 8 июльдә ачылып 25 июльдә  ябылды.
Рус, мордва һәм татар халыкның телен өйрәнү теләге булдыру, тарихына кызыксыну уяту, халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау, дуслыкны ныгыту, сәламәт яшәү нигезләрен формалаштыру – балалар өчен оештырылган “Яшә, туган тел!” дигән этник лагерьнең максаты. Бу лагерьдә Мордовиядән, Татарстаннан, Чувашиядән, Оренбург, Түбәншәһәр, Пенза, Ульян, Мәскәү өлкәләреннән туган теле һәм әдәбияты олимпиадаларында җиңүчеләр, туган теле һәм мәдәнияты буенча төрле конкурсларда, фольклор төркемнәрендә катнашкан 85 бала ял иткән. Быел татар группасы белән Ләмберә районы Черемиш гомуми төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова эшләде. Группада Ләмберә районы Кривозерье авылыннан Линиза Карабанова, Рената Хамидуллова һәм Алсу Хайрова -Татар Тавласыннан, Усман Мавлиханов һәм Эльмир Тимкаев – Черемиштән, Камилла Чугунова Рузаевка районы Татар Пешләсеннән,  Айгуль Шехмаметьева Темник районы Тархан авылыннан иделәр.
Гадәт буенча, тел үзенчәлекләрен исәпкә алып, өч отряд оештырылган: мукшы, әрзә, татар милләтле балалардан торган.  “Яшә, туган тел” җәйге этномәдәни балалар лагерендә 21 көн дәвамында төрле мероприятияләр уздырылган, киң ял итү программалары да үткән. Җырчылар арасында Черемиш гомуми төп мәктәп укучысы, татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында җиңүче Усман Мавлиханов аерылып торды. «Эх, сез матур кызлар» дигән җыры бигрәк күңелләргә үтеп керде. Мордовия мәгариф министрлыгы белгече Надежда Васильевна Салмова, лагерь кураторы, Усман җырына кушылып та җырлашты.
- Лагерьнең ябылышында  Усман “Алмагачларым» җырын башкарып, тамашачыларны таң калдырды, ди җитәкчесе Фазия Фәрит кызы. - Ул, Карабанова Линиза белән, бар чараларда да актив булдылар. Усман футбол командасы капитаны иде; аның командасы гел җиңде. «Мистер һәм Мисс” конкурсында да шул ук Усманыбыз каен яфракларыннан татар орнаментлы түбәтәй, камзул ясап киенеп тагы җиңде – беренчеләр рәтендә булды. Спектакльләр конкурсында катнашып та алдынгы иде, хорлар ярышында да – булдыра да инде! Молодец! Линизабыз да шулай ук барлык ярышларда беренчелекне яулап килде. Төрле халык биюләре ярышында беренче булды. Ул оештырган татар уеннарында барлык милләт балалары яратып катнашты. Бу яктан да төрле милләт балалары бер-берсен мәдәниятлары белән баеттылар. Үзләре дә, ял итеп кайткач, дуслары белән шул татар уеннарны уйнарлар, дип ышандырдылар. Минем ярдәмем белән «Татар туе», «Аулак өй», «Сабантуй»  мастер-классларында башта үткәрү тарихы, аннары тәртибе турында өйрәндек. Соңыңңан бәйрәм иттек. Сәяхәтләргә дә чыгып кердек. Истәлекле булды Иске Теризморга этно-мәдәни Үзәгендә үткән экскурсиябез. П.Г.Смидович исемендәге Мордовиянең Темник районында урнашкан табигать заповеднигында булдык, әмма андагы җыештырылмаган урыннар күңелгә бик ук ошамады, ди әңгәмәдәшем Ф.Ф.Боярова.
«Исәнмесез!», «Шумбрат!», «Шумбра чи!», «Здравствуйте!» -  бу котлаулар еш өч атна дәвамында биредә яңгыраган. Лагерьнең директоры Федор Петрович Тултаев Сивинь турында җыр иҗат иткән, шуны балаларга өйрәткән; лагерьнең ябылышында бергәләп башкарганнар. Аралашуларына чик юк. Иҗади лабораторияләрдә, мастер-классларда, сәләт үсешен булдырган тел буенча уеннарында ял итүчеләребез рәхәтләнеп катнашканнар. Рус, мордва, татар телләре, тарихы һәм мәдәнияты буенча фәнни-эзләнү проектлар булдырганнар. Балаларның җитәкчеләре белән бергә башкарган «Мордовиядә яшәүче татарларның гореф-гадәтләре” дигән проектлары призлы урын яулаган. Теләк булгач, дуслык хуҗалык иткәч, барысын да булдырасың, икән. «Мин балалар белән эшләргә яратам. Биредә миңа бик ошады: табигате, оештыру яклары, дус – тату халкы...» - ди Фазия Фәрит кызы алган тәэсире белән уртаклашканда.
Шулай итеп, «Сивинь»дә, сәләтле балалар өчен оештырылган этномәдәни лагерьдә, ял итүчеләр өйләренә сәламәтлекләрен ныгытып, мәдәни баеп кайтканнар.
«Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара лагеры Мордовиядә рус, мукшы, әрзә, татар телләрен саклау, үстерү буенча бердән-бер проект түгел. Республикабызда бу сорауга зур игътибар бирелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, вузларда Россия халкының тарихын, мәдәниятын кызыксынып өйрәнәләр, туган як халкының тарихы, мәдәнияты буенча белемнәрен тирәнәйтәләр. Бер сүз белән әйткәндә, республикабызда туган якка мәхәббәт, халыкара дуслыгы гадәти хәл-халәт.

Н.Хәлил