Кадошкино районы Насакан Потьма авылында барлыгы 25 кеше яши, аларның 11- лаеклы ялда. Дачачылар да бар. Җәй көне, башка авыллардагы төсле, кунакка туганнары кайта. Туган як тарта шул. Потьмачылар бик тату яшәгәнгә, барысының хәл-әхвәлән, бер-берсенең тормыш нечкәлекләрен беләләр. Алар шатлыкта да, кайгыда да бергәләр. Авыл халкы берсенә берсе кирәк. Биредә хәтта бергә кушылып җыйган акчага туган көннәренә бүләк алулар да традициягә кергән. Ә бәйрәм үткәрсәләр - барысы да кунакка чакырыла; бергәләп күңел ачалар. Быел Потьмалыларга «Сабантуй” үткәрү зур вакыгага әйләнде. Аны авыл эшмәкәре Наиль Алимбек улы Еналеев оештырган. Ул берәр эш башлый икән, һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә оештыра. Наиль Алимбекович менә нәрсә ди:
- Якташларыма ихтирам йөзеннән бәйрәм үткәрергә дип үткән ел ук уйлаган идем. Олылар көнендә, бүләкләр тапшыру вакытында, авылдашларыма “Сабантуй” бәйрәмен үткәрәм дидем. Әйткән сүз – каккан казык, шулай тәвәккәлләдем.  Чын-чынлап әйткәндә, озак әзерлек эшләре белән йөрергә туры килде. Бәйрәмгә кирәк-яраклар заказ белән алдырттым, бизәү-оформлениесе белән Саранск белгечләре шогыльләнде. Мәдәни программасын тормышка ашыру максаты белән башкалабыз драмтеатр артистларын, Ләмберә үзэшчән коллективын, Латышовка һәм Большая Полянадан артистларын татар, рус, мукшы һәм башка милләт җырларын, биюләрен башкарырга чакырдым. Алдан ук менюны да билгеләдем, савыт-саба, аш-су якларын да кайгырттым... Бәйрәмнең спорт өлешен дә булдырдым. Чараны тамаша кылганнан соң, авылдашларымны милли ашлар (плау, камырдан пешкән тәмлушкалар) белән тулган өстәлләр көтеп торды. Һәрбер кешене, ата-бабалардан калган кунакчыллык традицияләрен дәвам итеп, мулдан кыстарга теләдем. Бу чара белән районыбызда якташларыбызга шундый хәйрия (благотворительный) бәйрәмнәр үткәрү традициясен ачып җибәрергә телим.
Насакан Потьма “Сабантуе”нда катнашучылар әйтүенчә, бәйрәм өйдәге төсле кызыклы һәм җылы үтте.
- Караңгы төнгә кадәр татар җырлары яңгырады, шуңа күңелне рәхәтлек хисе биләде. “Сабантуй” авылның һәрбер йөртына кереп, һәрбер капка алдында булды һәм һәрбер катнашучыны шатландырды. Кунаклар, якташларыбыз тагы һәм тагы шундый Сабантуйлар үтәсенә ышанып таралыштылар. Наиль Алимбек улы Еналеев үткәргән бәйрәм үзендә шатлык, киләчәккә ышаныч тудырды, тормышны тагы да матур итү теләге уятты. Ул дөньяның төрле почмакларына сибелгән якташларыбызны, кунакларны җыеп авыл хәлләре турында уртага салып сөйләште, кунак итте, күңелләрен ачты. Бәйрәм матур салют белән тәмамланды, - дип сөйләде бу чарада катнашкан Светлана Мухаметжан кызы Асаинова.
Тагы бер бәйрәм. Шул ук авылда гомер иткән Рәхимә апа Невлютовага 90 яшь тулды. Россия Президенты В.В. Путиннан олы Юбилее белән котлау хатын Рәхимә Абдулла кызы алган. Аны котлап авылы халкы, район администрациясе вәкилләре, соцзащита һәм ветераннар оешмаларыннан килгәннәр.
Рәхимә Абдулла кызы Невлютова авыр балачак үткәргән кеше. Язмыш аны ныклыкка бер генә тапкыр сынамаган, ул әле яши һәм булдыра алганча кирәк-ярагын башкара.
Истәлекләр. 1937нче елда әтисен кулга алулары бүген дә ап-ачык хәтерендә. Шул вакыт аңа бит 11 яшь кенә була. Кайгы ялгыз йөрми, диләр бездә: озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Тормыш итәргә тагы да кыенлаша. Биш баланы әнисе берүзе генә тәрбияләп үстерә. Шуңа Рәхимә дә иртә олыгая, чөнки әнисенә ярдәм итәр өчен колхозга эшкә йөри башлый. Бетмәс-төкәнмәс авыр хезмәт өйдә дә, бакчада да, кырда да; шушы гаиләдәге кечкенә балалар турында кайгырту, - боларның барысы да аның тормышында зур роль уйнаган. Сура рубежына окоплар казырга да туры килә яшүсмер кызга, хәтта торфоразработкаларда да. Мөстәкыйль кыз булып үсеп җиткәч тә, ул эшсез утыра алмаган, беркемгә дә ярдәм күрсәтүдән баш тартмаган һәм шуңа да авылдашларының хөрмәтен казанган. Белемле дә булырга тели ул. Инсар шәһәре агрономнар әзерли торган техникумга укырга керә, әмма финанслар ягы коры булганга, укып бетерә алмый - ташлый.
Рәхимә апаның бәхетле көннәре 1945 елда башлана. Беренчедән, Бөек Ватан сугышы бетә. Олы мәхәббәт белән фронтавик Зариф абый Невлютовка кияүгә чыга. Озак еллар ул урман краучы булып хезмәт итә, ә Рәхимә апа - колхозда яшелчә үстерә. Шулай ирле-хатынлы дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Бәхетне кайгы сагалап йөри, диләр. Шулай була да. Гомер гөрләп барганда, фронтта алган яраларыннан Зариф абый бакыйлыкка күчә. Рәхимә апаның шатлыгы һәм юанычы булып балалары һәм оныклары, оныкчыкларында кала. Алар бер дә әниләрен һәм әбәйләрен онытмыйлар; Насакан Потьма авылына килеп-китеп йөриләр. Оныклары бүген дә сөекле әбиләренең пешергән авыл пәрәмәчләре һәм бәлешләренең тәме тел очларында тора дип искә алалар. Хәзер Рәхимә апа Невлютова кече кызы кадер-хөрмәтендә Кадошкинода яши. Хезмәт һәм тыл ветеранының  7 оныгы һәм  9 оныкчыгы- правнугы шатландырып үсәләр. Шулай аңа картлык та шатлык.
Менә шундый ике олы бәйрәм кечкенә Насакан Потьма авылында үтә.

Наилә Насырова