Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең оешкан көненнән башлап, ягъни 84 ел дәвамында татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү белән шөгыльләнә. Институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Мордовия өлкәсенә караган фольклор материаллары саклана. Алар, нигездә, фәнни экспедиция вакытында шул төбәктә гомер итүче халыктан җыелган.
Мордовия төбәгенең татарлар яшәгән авылларына Институтның иң беренче фольклор экспедициясе 1957 елның 31 июленнән алып 1 сентябренә кадәр танылган фольклорчы галим филология фәннәре докторы Хәмит Ярми җитәкчелегендә оештырыла. Экспедиция эшендә дүрт фольклорчы катнаша.

Алар ике төркемгә бүленеп эшлиләр. Беренче төркем галимнәре Х.Ярми (җитәкче) һәм Х.Гатина Ләмберә районы Ләмберә, Таласлау, Пензятка, Свәрби, Татар Тавла, Аксеново, Кадошкино районы Иса (Б.-Поляна), Латыш, Рузаевка районы Үгенә, Тат.Пешлә авылларын өйрәнәләр. Икенче төркем – И.Надиров (отряд җитәкчесе) һәм Р.Кәримов Пурдошан районы Кадыш, Вачеевка, Лобановка, Митрял, Темников районы Олы Карай, Тархан, Атюрьево районы Түбән Пешлә, Олы Кыштыру, Торбеево районы Сыркыды (Сургодь) авылларында тикшеренүләр уздыралар. Барлыгы 7 районның 19 татар авылында булалар. Аларның экспедиция хисапларына күз салсак, түбәндәгеләрне күрәбез: 9 әкият, 29 бәет, 3923 җыр, 296 сюжетлы җыр, 7 уен җыры, 8 сөйләк, истәлек, авыл тарихына караган риваять, 1 легенда, 84 мәкаль һәм әйтем, 11 табышмак кебек халык иҗаты жанрларына караган үрнәкләр язып алып кайталар. Шулай итеп, Институт хезмәткәрләре фән өчен бик кыйммәтле халык иҗаты материалларын бөртекләп җыеп йөриләр һәм аларга ярдәм иткән кешеләрнең исемнәре теркәлеп куелган.
Мордовия татарларының сөйләш-ләрен өйрәнер өчен Институтның телче-диалектологлары да әлеге төбәккә берничә тапкыр экспедициягә чыгалар. Татар сөйләшләре Атласына күз салсак, Темников районы Түви (1956), Митрял, Адай (1956, 1979), Тархан (1956), Ельники районы Яңа Кадыш (1956), Краснослободский районы Черный (1956), Атюрьево районы Түбән Пишли (1956), Виләзмә (1956, 1970), Яңа Аллагол (1970), Торбеево районы Йөнә (Татар.Юнки, 1970), Сыркыды (1956), Рузаевка районы Пешлә (1957), Ләмберә районы Сырка, Азёрка, Ләмберә, Пензятка (1957), Ромоданово районы Тавла (1957), Дубенка районы Ламат (1969), Зубово-Поляна районы Горенка (1970), Искил (Татар Лундан, 1959), Инсар районы Иса (1970), Латыш, Яндавище (1967), Рузаевка районы Шебдас, Үгенә (1967), Кочкурово районы Татар Ымызы (1969) авыллары тикшерелә. Мордовия төбәгендә тупланылган материаллар галимнәрнең монографик хезмәтләрендә, җыентыкларда һәм татар халык сөйләшләренең атласында урын ала.
2023 елның 19 июненнән алып 30 июненә кадәр Мордовия өлкәсенә институтның берничә өлкәгә кагылышлы тикшеренүләрне максат итеп куйган комплекслы фәнни экспедициясе оештырыла. Фольклорчылар И.Ямалтдинов (экспедиция җитәкчесе), Р.Сафиуллина халык авыз иҗатын, тел белгече А.К.Булатова тел үзенчәлекләрен, сәнгать белгече Л.М.Шкляева музейларны, осталарны һәм аларның кул эшләрен, музыка белгече Г.Г.Гилемьянова халык музыкасын һәм уен коралларын, археограф Л.Ш.Гарипова борынгы китапларны, китап культурасын, эпиграфика буенча белгеч В.М.Усманов каберташьязмаларын өйрәнде. Галимнәр Ләмберә районы Ләмберә, Чирмиш/Таласлау, Пензятка, Ширбак, Нәсәпә, Свәрби, Кырви, Шувалово, Хаджи, Сырка, Тавла, Аксюн, Инят /Пунят, Ромоданово районы Ләбәжә һәм Азерка – барлыгы 15 татар авылларында тикшеренүләр уздырды.
2024 елның 27 маеннан янәдән Мордовия төбәгенә юлга чыгарга ниятлибез. Өлкәнең, мөмкин булган кадәр, Дубенский (27 май), Кочкуровский (28 май), Рузаевский (29-30 май), Инсарский (30 май), Кадошкинский (31 май-1 июнь), Ковылкинский (2 июнь), Торбеевский (3-4 июнь), Зубово-Полянский (5-6 июнь) районнарының татар авылларында экспедиция барлыгы 10-12 көн булачак. Аның составында татар халык иҗатын өйрәнүче фольклорчы, сөйләшләрне өйрәнүче телче-диалектолог, борынгы, иске китапларны өйрәнүче археограф, борынгы каберташлары язмаларын өйрәнүче эпиграфика белгече, осталарны һәм аларның кул эшләрен өйрәнүче сәнгатьче, көй-музыка белән башкарыла торган әсәрләрне һәм уен коралларын өйрәнүче музыкаль фольклор белгече эшләячәк.
Галимнәрнең килүе турында алдан хәбәр итүнең максаты шул: халкыбызның рухи җәүһәрләрен туплау эшенә хәленнән килгән кадәр һәркем өлеш кертә ала.
Хөрмәтле милләттәшләр! Сезгә үтенечебез бар: галимнәр белән аралашыр өчен вакытыгызны кызганмыйча, хәтерегездә калган халык иҗаты әсәрләрен, йолаларны, көйләрне, әби-бабалардан калган, сандык төпләрендә ята торган гарәп язулы кулъязмаларны, иске китапларны, милли бизәкле сөлгеләрне һәм төрле кул эшләре әйберләрен, гомумән, татар халкының мирасына кагылышлы ядкарьләрне барласагыз иде. Без аларны язып яисә төшереп алырбыз. Сезнең ярдәмегез белән тарихыбыз, мирасыбыз тулылана, мәдәниятебез байый. Мордовия өлкәсенең гап-гади кешеләреннән – татар халкы вәкилләреннән экспедиция әгъзалары тарафыннан җыелган материаллар якын арада фәнни-популяр китап булып дөнья күрәчәк дип көтелә. Тиздән очрашканга кадәр!

 

Ильмир ЯМАЛТДИНОВ, филология фәннәре кандидаты, экспедиция җитәкчесе

(Узган елгы экспедиция фотолары)