Янгын куркынычсызлыгы кагыйдә-ләрен төгәл үтәргә кирәклеген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Ләкин күп очракта нәкъ менә үзебезнең ваемсызлыгыбыз аркасында көтелмәгән һәм аянычлы вакыйгаларга килеп тарыйбыз. Искәртәбез: Мордовия Республикасы Урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министрлыгының 2024 елның 5 апрелендәге 224 номерлы боерыгы белән 2024 елның 8 апреленнән Мордовия Республикасы урманнарында 2024 елның янгын куркынычлы сезоны башлануы турында игълан ителде.
Язның беренче көннәреннән башлап кар яуганчыга кадәр янгынга каршы чаралар, шулай ук профилактик максаты белән дә үтә. Республикабыз күләмендә профилактик кисәтү чаралары дәвам итә. Шушы көннәрдә беренче тапкыр Рузаевка районындагы ял базасы территориясендә “Янгыннарга - юк!” дигән масштаблы профилактика чарасы узган.

Кунакларны кызыклы тематик мәйданчыклар көткән. Янгыннан коткару техникасы һәм җиһазлары күргәз-мәсендә теләгән һәркем авария-коткару һәм гидравлик коралларны, альпинистлык җиһазларны, заманча янгын-коткару техникасын күрә, янгын сүндерү машинасы руле артында утыра, янгын сүндерүченең махсус киемнәрен һәм җылылык кайтаручы костюмны киеп карый алган бу чарада. Белгечләр су коену кагыйдәләре турында да сөйләгәннәр, коткару чараларын ничек дөрес кулланырга икәнен ачык итеп күрсәткәннәр.
Чарада “Россия Красный крест” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының республика бүлеге белгечләре катнашты, алар беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Янгын күзәтчелеге музее мәйдан-чыгында уникаль экспонатлар тәкъдим ителгән. Мәсәлән, 19 гасыр янгын насосы, ул ат белән йөртелгән. Монда шулай ук тарихи документлар, иске фотолар һәм төрле янгын сүндерү коралы белән танышырга мөмкин, ул төрле чорларда нинди техника кулланылганы турында бик яхшы күзаллау бирә. Бер мәйданчыкта теләгән һәркем үзләрен киртәләр полосасын үтүдә сынап карады. Шулай ук балалар команда спорт-күңел ачу уены уйныйлар. Якты күргәзмәләрдән, иҗади һәм актив локацияләрдән тыш, кунаклар өчен ял базасы территориясендә концерт программасы, сувенирлар ярминкәсе һәм кыр кухнясы оештырыла.
Чара алдыннан оештыручылар иң яхшы комикска “Янгыннарга - юк!” балалар иҗаты конкурсы үткәргәннәр. Ярышларда катнашу өчен 200дән артык эш җибәрелгән. Бу чарада, тантаналы шартларда, сәхнәдә төрле яшь төркемнәрендә җиңүчеләрне һәм призерларын бүләкләгәннәр. Ромодан районы Алтар урта мәктәбе 3нче класс укучысы Алия Ряхмятуллова иң якшы комекс ярышында беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнә.
Рузаевка районы Татар Пешләсе урта гомуми белем бирү мәктәбе 9 сыйныф укучысы Әминә Агафонова лаеклы өченче урынны яулаган. Чараның барлык юнәлешләре буенча җиңүчене әзерләгән җитәкчесе - Татар Пешлә мәктәбендә рәсем предметын укыткан Альбина Гальтербар кызы Дубинникова.
Әминә әңгәмәдәшемнән ярыш турында сораштым, ул:
- Ярыш кызыклы һәм көчле булды. Иң кызыклысы һәм четереклесе – актуаль мәсьәләгә ситуация уйлап табу булды. Мин малай янгыннан кемнедә булса коткару күренешен сүрәтләдем. Нәтиҗәдә – отышлы булды.
Чарада шулай ук ачык һавада рәсемнәр конкурсы уздырылган. Яшь катнашучылар үзләренең иҗади осталыкларын күрсәткәннәр. Тавыш бирү юлы белән иң яхшы өч эш сайланып, көн финалында грамоталар һәм призлар алганнар.

 

Наилә НАСЫРОВА