Быел Җиңү көнендә Ельники районы Большие Уркатлылар яңа асфальт аша үтеп, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу бүләкне аларга «ЕДСПМК» оешмасы эшчеләре тапшырды. Бүгенге көндә алар эшнең төп күләмен тәмамлаган инде. Якын киләчәктә юлчылар юл кырыйларын, бордюрларны төзекләндерә башлаячак. Юлның озынлыгы километр ярымнан артык. Төзелеш-монтаж эшләренең бәясе 13 миллион 400 мең сум тәшкил итәчәк. Ельники авылында Тимирязев урамында яшәүчеләр өчен нәкъ шундый ук бүләкне май көннәрендә югарыда аталган оешманың юлчылары тапшырды. Кырык ел эчендә бу урамда асфальт бербөтен чокырларга әверелгән. Бүген яңа полотно күзне шатландыра. Аның озынлыгы 153 метр.
«ЕДСПМК» оешмасы юл төзүчеләренә быел зур күләмдә эшләр башкарырга туры киләчәк. Оешма Мордовское Корино авылына кадәр автоюлның икенче участогын капиталь ремонтлау тендерында җиңде. Трассаның озынлыгы җиде километрдан артык. Кыш айларында оешманың шоферлары тулы күләмдә ныклы вак таш алып киләләр, бөтен эш чорында битум һәм башка төзелеш материаллары белән тәэмин итәләр. Мондый задел юлчыларның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, эшчеләргә Кабаново авылында урамнар буйлап асфальт җәю бурычы куела. Ара бер километрдан артык.
Ельники районында юл төзелеше объектларыннан тыш, коллективка Теньгушево районында асфальт салу буенча зур күләмдә эш башкарырга туры киләчәк.
Быел Мещеров урамы буенча юл төзү планлаштырыла. Район башлыгының беренче урынбасары А.В.Малоземов сүзләренчә, хәзер конкурс процедураларын үткәрүгә аукцион документациясе әзерләнә.