Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе укучылары өчен укытучылары, укучыларның әниләре белән бергә, «Аҗаган» уены үткәргәннәр.
Укучыларны патриотик тәр-бияләү, шәхесне һәрьяклап форма-лаштыруның нәтиҗәле чарасы буларак спорт туризмын арттыру максатларында сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләре белән бергә, укучылар өчен урманга, Большая Поляна авылы аркылы аккан Исса елгасы ярындагы урманчыкка сәяхәт-поход оештыралар. «Поход - яшүсмерләрнең гармонияле үсеше өчен бик яхшы чара, ул спорт һәм ял формасында тормышка ашырыла. Сәяхәт табигатьне күрергә һәм тоярга мөмкинлек бирә. Үзендә зур танып белү потенциалы, әйләнә-тирә мохитне актив танып белү мөмкинлеге бар. Болар барысы да күзаллауны киңәйтү генә түгел, ә белемгә, ачышларга кызыксынуны көчәйтү, кызыксынуны үстерү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү», - ди мәктәп директоры киңәшчесе Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева.
Походта балалар ял итү урыннарын төзекләндерүдә рәхәтләнеп ярдәм иткәннәр. Сәламәт һәм күңелле ял итү тәмле ризык кебек үк мөһим. Поход вакытында хәрби-патриотик «Аҗаган» уены уздырыла. Чарада катнашучылар алдан ук хәрби җырлар әзерләп өйрәнгән. Һәр команда осталыкларын ярышларның төрле формаларында күрсәткән. Капитаннар арасында ярыш оештырылган. Аннары командалар җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынашкан. Теоретик белемен практик эшчәнлектә куллану командаларга җиңү өчен көрәштә ярдәм иткән һәм һәрвакыттагыча дуслык җиңгән.

Н.ХӘЛИЛ