Россиядә педагог һәм остаз елында нәтиҗәләрне Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе, педагог-лар династиясе вәкиле, тәҗрибәле, хөрмәтле директоры Ирфан Касим улы Булатов җитәкчелегендә лаеклы тәмамлаганнар. Шуларның кайберләре турында.
- Безнең мәктәптә 37 укучы белем ала. Аларның һәрберсе мөһим һәм кыйммәтле, һәрберсе уникаль һәм үзенчәлекле сәләтләргә ия. Бу уку яртыеллыгында безнең укучылар төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнаштылар һәм тиешле урыннарны алдылар, - диелгән мәктәп сайтларында. - Болар барысы да педагог эшенең нәтиҗәләре һәм укучыларның сәләте, тырышлыгы. Барлык конкурслар һәм чаралар арасында, һәр мәктәп өчен иң мөһимнәре - предмет олимпиадалары булган һәм шулай булып кала да. Чөнки бу укучыларның белемнәрен лаеклы бәяләүнең иң яхшы ысулы; белем кимчелекләрен һәм көчле якларын ачыкларга ярдәм итә.
Татар Тавла авылындагы төп мәктәбе укучылары ел саен белем йортларын лаеклы тәкъдим итәләр һәм 2023 елда да шулай булган.
Нәтиҗәләрен сезнең белән уртаклашабыз.
Татар теле буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре: 8 сыйныф укучысы Салькаева Сафина, 7 сыйныф укучысы Абузярова Зарина.
Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы призерлары: 8 сыйныф укучысы Салькаева Сафина, 7 сыйныф укучысы Абузярова Зарина. Сәләтле укучыларны озак еллар тырышып Ана теленә мәхәббәт тәрбияләгән, татар теле һәм әдәбиятыбыз предметлары буенча нык-лы белем биргән укытучылары - Альфия Фатих кызы Муртазина.
Биология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчесе - 8 сыйныф укучысы Салькаева Сафина, ә муниципаль этабы призеры - 7 сыйныф укучысы Абузярова Зарина. Аларга бу предмет буенча ныклы белем биргән һәм ярышларга әзерләгән укытучылары - Диана Гафият кызы Абдуллова. Һәм шул ук укытучы география фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы призерын, 8 сыйныф укучысы Рызванов Айратны да әзерләгән.
Олы стажлы Гельнара Джумбай кызы Абдуллова рус әдәбияты буенча Бөтенроссия укучылар олимпиа-дасының муниципаль этабы призерын, 8 сыйныф укучысы Алмакаева Сабинаны әзерләгән.
Җәмгыять белеме буенча Бөтен-россия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы призерын - 8 сыйныф укучысы Алмакаева Сабинаны ана-аталар, укучылар хөрмәтен яулаган белгеч - Рима Хәмзә кызы Рахмятуллова әзерләгән.
29 декабрьдә беренче яртыеллык йомгакларына, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүгә һәм булачак бәйрәмнәр белән котлауга багышланган линейка узган. Мәктәп директоры, урынбасары белән бергә, 7нче сыйныф укучысы Абузярова Зарина Ләмберә муниципаль районында “Беренчеләр” хәрәкәте Гомумроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты, значок, блокнот һәм беренчеләр хәрәкәте логотибы белән футболка белән бүләкләнгән. Беренчеләрдән булып хәрәкәт эшчән-легендә актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты “Татар-Тавла төп гомуми белем бирү мәктәбе”нә дә тапшырылган.
Ә унынчы январьда Мордовиядә 2023-2024 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы башланды. Мордовия Республикасы мәгариф министры Елена Солдатова хәбәр иткәнчә, олимпиаданың респуб-лика этабында катнашу хокукына 3,5 меңнән артык 9-11 сыйныфларда укучы ия булган.
Беренче булып француз теле буенча олимпиада старт алды, ә ярышлар эстафетасын тормыш иминлеге нигезләре буенча олимпиада тәмамлаячак. Мәктәп укучыларының гомуми белем бирү фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы 29 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Белешмә
Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның регион этабы 15-16 январьда Н.П.Огарев исемендәге университет бинасында үтте. Анда муниципаль этапта җиңүче 9-11 сыйныф укучылары катнашты.
Ә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2024 елның 5-8 февралендә татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада үткәрә. Олимпиадада катнашу өчен татар теле буенча олимпиаданың төбәк (өлкә) турларында җиңүчеләр арасыннан 8-11 сыйныф укучылары чакырыла.
Олимпиада 2 турдан торачак: язма тур - татар теле һәм татар әдәбияты буенча биремнәрне үтәү. Телдән тур - Гаилә елына багышланган нәфис сүз. Танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре гаиләсе турында шигырь яки прозаны яттан уку күздә тотыла.

Наилә НАСЫРОВА