Мордовиянең төрле районнарында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәлләрен ремонтлау һәм җыю дәвам итә.
Татарларыбыз яшәгән авылларда да сугышта һәлак булганнарның гына түгел, ә тыл хезмәтчәннәренең, тыныч вакытта үлгән ветераннарның исемнәре мәңгеләштерелгән урыннарны тәртипкә салалар.
Мәсәлән, Ләмберә районы ТатарТавла авылында, Темников районы Тархан авылында һәйкәл тирәсен җыештырып алалар. Кадошкино районы Латышовка авылындагы чистартылган, тәртипкә кертелгән Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнар обелискына авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, җитәкчеләре белән бергә, чәчәкләр салганнар. Латышовка мәктәбе укучылары 9 майга әзерлек вакытында үтә торган акцияләр, конкурсларда катнашалар. Фотода рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре дә күренә.