Быел олимпиадада Татарстан Республикасыннан - 220, чит илләр (Казахстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Үзбәкстан) укучылары һәм студентлары - 11 кеше; Россия Федерациясе субъектларының мәгариф оешмалары һәм мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары - 220 кеше, Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары студентлары - 49 кеше катнашкан. Шул исәптән Мордовиядән 9 укучыны «Педагог 13. ру» методисты Фазия Фәрит кызы Боярова җитәкләгән. Халыкара олимпиадасында катнашучылар арасында Мордовиядән 9 укучы булуы да зур дәрәҗә. Алар Бөтенроссия олимпиадасы призерлары: Муртазина Самира белән Айзятуллов Ильнур, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе 9 класс укучылары (укытучылары А.Ф.Муртазина).
Мансурова Ильнара белән Курмакаева Карина, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 9 класс укучылары (укытучылары Ф.Ф.Боярова).
Харисова Энҗе, Ләмберә районы Аксён урта мәктәбе 10 класс укучысы (укытучысы А.Ш.Абдюшева).
Кузикова Самира, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 11 класс укучысы (укытучысы С.С.Саляева).
Тумпарова Алсу белән Тумпарова Регина, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе 11 класс укучылары (укытучылары С.Р.Поташова).
Алькаева Римма, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе 11 класс укучысы (укытучысы Р.М.Юмаева). Әйтеп китәргә кирәк, җаны белән татар теле өчен кайгырган, татар теле һәм әдәбияты буенча Татар Тавла укучыларына белем биргән Альфия Фатих кызы Муртазина да олимпиадачылар белән бергә була.
Ярышта катнашучылар 22 апрельдә Татарстанның Крутушка бистәсендәге «Байтик» лагерендә теркәлгәч, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль караганнар. Аннары Олимпиаданы ачу тантанасы үтә һәм Т.Миңнуллин «Нәзер» спектаклен карыйлар. Ә 23 апрельдә татар теле буенча олимпиада биремнәрен үтәү (теоретик тур) була. Төшке аштан соң «ЮНЕСКО - мирас сагында» темасына проект эшләрен яклау үтә. Кич белән олимпиадачылар татарча концерт-дискотекада ял итәләр. Дискотеканы җырчы Ильшат Сафин алып бара.
24 апрельдә «Минтимер һәм аның дуслары» фильмын карап, режиссер, артистлар белән очрашу-әңгәмәдә катнашалар. Казан шәһәре буйлап экскурсиядән соң Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында спектакль карыйлар. Кичен «Дуслык күпере» - төркемнәрдә тематик кичәләр үтә. Икенче көнне, ягъни 25 апрельдә, олимпиадачылар «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге репетициядән соң «Туган тел форумы»нда катнашалар. Олимпиаданы ябу тантанасында җиңүчеләрне котлау була.
«Олимпиаданың йомгаклау этабы ике турдан торды. Беренчесе - татар теле һәм әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язма сынау. Икенчесе - телдән «ЮНЕСКО - мирас сагында» дигән темага проектлар яклау. Безнең укучыларыбыз төрле темаларга (мәсәлән, Татар Тавласы, Пенза өлкәсе, Болгар иле, Татарстан һәм башкалар) үзләренең проектларын якладылар», - дип сөйләде Фазия Фәрит кызы.
Олимпиаданың тантаналы ябылу өлешендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.
«Халыкара олимпиада - зур вакыйга. Тукаебыз исән булса телебезнең, традициябезнең киләчәгенә өмет булачагына ышанып шулкадәр сөенер иде. Министрлык телебез язмышы, киләчәге өчен никадәр эш башкара икән. Һәр катнашучы - татарның алтын баганасы», - диде ул.
Җиңүчеләрне Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. Ул: «Шунысы сөендерә: ел саен катнашучылар саны арта. Биредә татар халкына мәхәббәт белән караган, аны яраткан кешеләр җыелган», - диде Илсур Һадиуллин.
Чыннан да, Мордовия татар милләтле балаларыбыз туган татар телләрен халыкара күләмендә лаеклы күрсәтүләре белән кадерле. Тугыз укучыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан Х Халыкара олимпиадасы сертификатлары белән кайттылар. Афәрин.

Наилә НАСЫРОВА