Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләрем, газиз ватандашларым!
Россия Федерациясе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте исеменнән, шәхсән үземнең әтрафымнан сезне мөбарәк Ид-әль-Фитр Ураза гаете бәйрәме уңаеннан ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Таңнан алып кояш баеганча, Рамазан шәриф ае буе ураза аркылы үз-үзебезнең нәфесләребез белән сугышып, Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәп, тойганнарыннан тоелып, төннәре җәмәгать белән мәчетләрдә Аллаһының илчесе Мөхәммәд галәйһи сәламнең таравих сөннәт гамәлләрен үтәп ике дөньяның бәхетенә, сәгадәтенә ирешербез дип, Аллаһы Раббыбыз тарафыннан әҗер вә саваб белән бүләкләнербез дип, ныклы ышаныч белән Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылып даими рәвештә догада калабыз.
Күп милләтле һәм күп динле илебез халкына Аллаһы Раббыбыз бәрәкәт һәм сәкинә, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен!
Россия Федерациясе Президентына В.В.Путинга, Мордовия Республикасы Башлыгына А.А.Здуновка, дәүләт түрәләребезгә Аллаһы Раббыбыз дәүләтебез белән сәяси идәрә итүдә зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык, уңышлар бирсен! Ватанпәрвәрләребезгә, хәрбиләребезгә махсус хәрби операциядә дошманнарыбыз өстендә өстенлек һәм җиңү бирсен!

Барчагызга да зур ихтирам, хәер дога, кайнар сәламләр белән,

Мордовия Республикасында Россия Федерациясе мөселманнарының

Үзәк диния нәзарәты тулы хокуклы вәкиле Рафаэль МАНЮРОВ