Менә Россиядә Президент сайлаулары да тәмамланды. Мордовиядә сайлау участоклары өч көн дәвамында гөрләп торды.
Сайлауларның беренче көнендә ук, матур гадәт буларак, гаиләсе белән Кадошкино районы Большая Поляна (Иса авылы) төп мәктәбе укытучысы Римма Закир кызы Ляпина, гаиләсе белән “Сайлауларга гаиләбез белән” акциясендә катнаша. Шулай ук бу акциядә Ләмберә районы Пензятка, Татар Тавла, Кривозерье, Аксёново; Темников, Ельники, Дубенка, Кочкурово татар авылларында яшәүчеләр катнаштылар.
Кадошкино районы Иса төп мәктәбе ишеген ачып керүгә үк музыка тавышы яңгырады, килгән сайлаучыларга барлык шартлар тудырылган иде. 277 нче участокта сайлаучы Ляпиннар гаиләсе башы Фәрит Халил улы болай ди:
– Сайлаулар әйбәт барды, халык бик актив катнашты. Гаиләләре белән килүчеләр байтак иде. Ә мин оныгым өчен киләчәген сайладым!

Гражданлык бурычларын Рузаевка районы Татар Пешләсендә гомер итүче Ямбаевлар бөтен гаиләләре белән үтәгәннәр. Гаиләләрен, әти-әниләрен, балаларын, үз Ватаннарын яраталар. Илнең киләчәге аларның да ничек сайлауларыннан торуын яхшы аңлап, бик мөһим адым ясаганнар - гражданлык бурычларын үтәп, Россиянең киләчәген сайлаганнар.
Россия Президентын сайлауда Зубово-Поляна районының Татар авыллары халкы да актив тавыш биргән. Горенка авыл җирлеге башлыгы Рәшид Хөсәен улы Деликамов, хатыны Румия Абдулловна һәм кече кызы Әминә белән бергә, 182 нче сайлау участогында илебез Президентын сайлаган. “Дөрес сайлау – бөек Россиянең тотрыклы киләчәге”, - ди Рәшид Хөсәен улы.
Шул ук Кадошкино районының Большая Поляна авылда гомер итүче 94 яшен тутырган Сара Ибраһим кызы Долотказина гомерендә туры килгән сайлауларның берсен дә калдырмаган. Быел да Россия Президентын сайлады. Ул болай ди: “Россия Президенты сайлауларында катнашу - дөньяга бердәмлегебезне күрсәтү мөмкинлеге дә”.
Сара Ибраһим кызы Россияне киләчәктә тыныч, имин, көчле булуын тели.
Кече Ватанында, Мордовиядә Россия Президентын сайлауда тавыш бирүнең беренче көнендә Россия теннис федерациясе җитәкчесе, Мордовия Республикасы Дан орденының тулы кавалеры һәм Мордовия Республикасының Мактаулы гражданы Шамиль Әнвәр улы Тарпищев катнашты.
Яшьләр дә сайлауларда актив катнаштылар. Мәсәлән, Н.П.Огарев исемендәге Мордовия университеты студенты Элина Давыдова беренче тапкыр сайлауда катнашып, үз иленең киләчәге өчен тавыш бирде. Шулай ук Рузаевка районында “Беренчеләр хәрәкәте” (“Движение Первых”) эшен оештыру буенча белгеч Гөлнара Чугунова сайлауларда катнашып:
- Мин беренче тапкыр тарихи вакыйгада, Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнаштым! Мин илебезнең киләчәген формалаштыруга үз өлешемне кертә алуыма шатмын.
Россия Президентын сайлауда хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы Миразым Саяф улы Исмаилов та катнашты. Ә “Торбеево үзәк район хастаханәсе” баш табибы Айсылу Семочкина сайлауларда катнашып: “Бүген безнең алда уртак бурыч тора: милли байлыкны саклап калу һәм арттыру, яраткан Ватаныбызны саклап калу, аның якын киләчәктә үсешендә нинди юнәлештә барачагын билгеләү. Мин шул бурычларны тормышка ашыру өчен дә тавыш бирдем”.
Россиянең Мактаулы доноры, “ЭМ-ПЛАСТ” пресс-рулон ысулы белән пленка материалларын пресслаучы Руслан Шәйхетдин улы Баляев Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш биреп, көчле держава, балаларының киләчәге өчен үз сайлавын ясаган.
Рузаевка районы Татар Пешлә авылы житәкчесе Ильдар Сирач улы Овчинников бәйрәм эмоцияләре белән авыл мәктәбендәге тавыш бирү 482 участогында Россия Президентын сайлый. Ул:
- 15-17 мартта үткән Мордовия сайлауларында, тавыш бирүләрнең алдан нәтиҗәләре буенча, В.В.Путин 89, 57 процент тавыш җыйган. Бу күренеш шатландыра. Илнең киләчәге ышанычлы кулда. Владимир Владимирович Путин – Россия Президенты.

Наилә НАСЫРОВА